Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Губернатор хәбәр итте

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән хөкүмәтенең бөтен сәясәте якташларның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм мөмкинлекләр территориясе буларак, төбәкне үстерүгә юнәлдерелгән. Бу турында губернатор Александр Моор өлкәнең 81 еллыгына багышланган традицион зур матбугат конференциясендә сөйләде.

Ул өлкәнең казанышлары һәм үсеш планнары турында сөйләп, проблемалы мәсьәләләрне дә хәл итүгә үз карашын белдерде.

34-1-25

Чара Төмән дәүләт университетының яңа корпусында узды. Конференциядә Александр Моор 40тан артык сорауга җавап бирде. Журналистлар өчен Төмән дәүләт университетының ректоры Иван Романчук яңа корпус буенча экскурсияне үзе үткәрде. Бу заманча махсус уку процессы өчен проектланган һәм төзелгән, гомуми мәйданы 33 мең кв. метрдан артык булган уникаль бина – Төмән өлкәсендә иң зур уку мәйданчыгы. Биредә 55 уку һәм лекция аудиториясе, 15 компьютер сыйныфы, 7 студент коворкингы урын алганнар. Шулай ук корпуста шәһәр халкы һәм кунаклар өчен актлар залында ачык күргәзмәләрне, чараларны карый ала торган локацияләр дә урнаштырылган. 130 машина урынына исәпләнгән җир астында паркинг төзелгән. Бинаның бишенче катында урнашкан зур концертлар залында берьюлы 500гә якын тамашачы рәхәтләнеп вакыт үткәрә ала. Конференциядә губернатор Төмәндә «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Заманча кампуслар челтәрен булдыру» Федераль проекты кысаларында төзелә торган вузара кампус төзелеше турында җентекләп сөйләде. Кампуста урнашачак кунакханәнең икенче каты төзелгән, конгресс-үзәк, технопарк һәм башка объектларга документлар әзерләнә. Партнерлар - эре нефть-газ компанияләре, алар кампус специализацияләрен формалаштыруга җәлеп ителгән. Эш график буенча бара. Төзелеш 2028 елда тәмамланырга планлаштырылган. Журналистлар белән очрашуның төп темаларының берсе - торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү булды. Губернатор билгеләп үткәнчә, концессион механизмнарны куллану торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, хәзер су белән тәэмин итү челтәрләренең 70 проценты - озакка сузыла торган югары сыйфатлы пластик торбалардан. Җиде ел элек бу күрсәткеч 20 процент кына тәшкил иткән.

Күп кенә сораулар Төмәннең киләчәк үсешенә кагылды. Төбәк башлыгы фикеренчә, 2030 елдан соң өлкә үзәге миллионлы булырга мөмкин (хәзер монда 872 меңнән артык кеше яши, халык саны арта). Төбәк хөкүмәте Төмән агломерациясен үстерү стратегиясен һәм шәһәр үзәгенең тарихи мирасын саклауга юнәлдерелгән һәм шул ук вакытта заманча матур итү мастер-планын эшләү турында сөйләде. Документ иҗтимагый фикер алышуга чыгарылачак. Территорияләрне комплекслы үстерү проектлары гамәлгә ашырыла, алар кысаларында 3,7 млн кв.м торак төзелә, дип белдерде губернатор.

Башка төп темалар арасында – «Төмән өлкәсенең хәрби кадрлар резервы» проектын гамәлгә ашыру. 15 августта 34 кеше, шул исәптән өч кыз укый башлаячак. Резерв исемлегендә 31 кеше - хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларын үтәүче сугышчылар.

Александр Моор шулай ук журналистлар белән җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчү турында фикер алышты. Системага күчү ресурсларны берләштерергә һәм проблемалы мәсьәләләрне халык мәнфәгатьләрендә нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дигән фикер белдерде. Шулай ук ТНФ-2025кә әзерлек, су басуга каршы көрәш методлары турында, Ямал һәм Югра белән сәнәгать хезмәттәшлеген үстерү, уңышка фаразлар (ул узган елгыдан югарырак көтелә), торак төзелеше турында фикер алыштылар, губернатор үзенең студент тормышыннан кызыклы хәлләрне дә сөйләп үтте.

Тагын бер мәсьәлә - аграр тармак өчен кадрлар әзерләүгә кагылды. Губернатор, Ишим күппрофильле техникумы базасында «Авыл хуҗалыгы» урта һөнәри белем бирү кластерын булдыру планлаштырыла, дип сөйләде.

Очрашуда Александр Моор губернаторлар арасында беренче булып, «МАХ» мессенджерында рәсми канал булдыруын игълан итте. Анда губернатор төбәк тормышы, төп вакыйгалар һәм киләчәккә планнар турында иң мөһим яңалыклар белән халыкны таныштырып барачак.

Журналистлар белән аралашу ике сәгатькә якын сузылды. Нәтиҗә ясап, губернатор ассызыклаганча, стратегик максатлар үзгәрешсез кала: кеше, икътисад, алга бару. Барлык башкарылган эшләр кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм төбәкне үстерүгә юнәлдерелгән, диде губернатор. Очрашуны тәмамлап, төбәк башлыгы журналистларга профессиональлекләре һәм объективлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга яңа иҗади казанышлар теләде.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836