Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Очрашуларда хәтер яңара

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» газетабызның рус теленә тәрҗемәсе «Возрождение». Биш дистә елдан соң безнең очрашу да яңарыш сыман булды, барлык истәлекләр дә яңадан күз алдына килде. 

Ямбай мәктәбен тәмамлаганда — 1975 елда чыгарылыш имтиханында без барыбыз да Бөек Җиңүнең 35 еллык юбилее турында язган идек. Ә бүген без ике юбилейны бәйрәм итәбез: мәктәп тәмамлаганга — 50 һәм Җиңүнең 80 еллыгын.

34-21-25

10а класс… Мәктәптә аны «җыелма» дип йөртәләр иде. Бу класста Ямбай, Турай, Шыкча, Явызбы, Талмы һәм Канчәбер егет-кызлары укыды. Ярты гасыр эчендә без үзебез дә әби-бабайлар булдык, ә күңелдә «мәктәп укучылары» булып калганбыз. Таныш тавышлар, күңелле истәлекләр…

Кызганычка каршы, классташларыбызның күпмедер өлеше мәңгелек дөньяларына да күчтеләр инде. 

Ямбайның кече мәчетендәге очрашу җылы рухта үтте. Аны оештыручыларга бик рәхмәтлебез. Мулла Коръән сүрәләре укып арабыздан киткән укытучыларыбызны - Сафия апа Салихова, Нурия апа Юсупова, Галия апа Рәхимова, Халисә апа Качаева, классташларны искә алды, алар рухына дога кылды. Мөселман өстәле аш-суга бай була, чәебез дә тәмле иде. Бүген без 70 ягында, шундый һәр очрашу безне озак елларга бәхетле итә. 

Соңгы тапкыр Төмән районының Сабан туенда күрештек. Юлыбыз озак булса да, урам буйлап агылучы матур киемле кешеләрне күрү, ерактан ишетелгән татар сөйләше, җырлар, бию көйләре безне рухландырды, үзенә чакырды. Елга янында мул өстәл көтә иде, хуҗаларга зур рәхмәт. Классташыбызның ат чабышында җиңүенә дә чиксез шатландык. Ул Шыкча авылында яхшы чабыш атлары хуҗасы икән. 

Шундый шатлыклы очрашуларыбыз дәвам итсен!

Аида УЛЬЯНОВА (ГАВРИЛОВА), Римма КАМАЛЕЕВА (САЛАВАТУЛЛИНА), Әлфия АБЗАНОВА (ТИМШАНОВА), Төмән шәһәре.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: 1975 елгы чыгарылыш укучылары һәм укытучылары (архив фотосы).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836