Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл десантчы-янгын сүндерүчеләре Бурятия Республикасы урман янгыннарына каршы батырларча көрәш алып барып, күптән түгел туган шәһәрләренә, борчылып, сагынып көткән гаиләләре янына ялга кайттылар. Бу юлы командировкада алар бер ярым ай булдылар. Тубыл янгын сүндерүчеләре Омск шәһәреннән килгән хезмәттәшләре белән бергә эшләп, стихия белән бу авыр көрәштә бер-берсенә ярдәм итеп, ышанычлы дуслар да таптылар.

Сергей Пеплер һәм Алексей Лыткин җитәкчелегендә алар 15 янгынны сүндереп, 10 мең гектарга якын урманны янгыннан саклап калдылар.
Тубылның 25 десантчы-янгын сүндерүчесе арасында Тубыл районы, Ләчек авылыннан батыр йөрәкле, җитез, физик яктан нык 4 егет - Айрат, Айвар, Салават һәм Зәки Сөләймановлар да булдылар. Айрат Әдип улы армия хезмәтеннән кайтканнан соң, Тубылдагы 8 нче янгын сүндерү отрядына эшкә урнаша. 14 ел авыр, әмма игелекле хезмәт юлында ул әти-әнисе - Мансура Сәлим кызы белән Әдип Нәҗип улына зур горурлык өстәп, күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Айрат җаваплы хезмәтендә янда ышанычлы, физик яктан көчле, нинди генә ситуациядә дә югалып калмаган, кирәксә, кеше өчен гомерен бирергә әзер булган егетләрдән үзенә команда булдыру турында карар кыла. 5 ел элек янына авылдашы Салават Хатыйп улын, аннары үзе кебек, теләсә нинди техникада йөргән һәм бозылган техниканы күз йомып ясый алган энесе - Айвар Әдип улы белән Зәки Яхъя улын ала. Янәшәдә ышанычлы дуслар, туганнар да булганда, аларның нык җилкәләрен, кайгыртуларын, ярдәмнәрен тоеп, тыныч күңел белән илебез иминлеге сагында хезмәт итеп була. Аннары шунысы да бик мөһим: бу егетләр нинди генә авыр хәлләрдә дә юмор хисләрен югалтмыйлар. Чарасызлык вакытта да алар төшенкелеккә, паникага бирелмичә, бер-берсенең кәефен күтәреп, мәзәк хәл уйлап табарга осталар. Бурятия Республикасында башкарган хезмәтләре турында төркемнең өлкән инструкторы Айрат Әдип улыннан белештек.
- Анда без палаткаларда яшәдек, көнкүреш уңайлылыгын белмәдек, әмма алдыбызга куелган максат- бурычыбызны төгәл үтәп кайттык. Бу юлы без 10 мең гектарга якын мәйданлы 16 урман янгынын сүндерүдә катнаштык. Бик авыр шартларда цивилизациядән ерак җирләрдә, тауларда һәм тайгаларда эшләдек. Техника барып җитә алмаган авыр районнарда кулдан минераллаштырылган полосалар булдырырга туры килеп, территориянең һәр адым җирен әкренләп уттан тартып алырга мәҗбүр булдык. Эшебез көннәр эссе, көчле җил һәм озакка сузылган яңгырлар булмау белән катлауланды. Без янгын белән көрәшеп өйрәнгән, ә менә палатка янына килгән аюлардан сакланулар авыррак булды. Аларны ясалма шау-шу оештырып, яныбыздан кудык. Узган ел без 3 ай буена Якутиядә командировкада булдык. Бурятиядәге янгын белән чагыштырганда, анда куркынычрак иде. Урман бик каты янды, хайван-җәнлекләрнең «ярдәм сорап» акырган тавышлары йөрәкләрне өзде. Аларга ярдәм күрсәтә алмаганда, күңелләр сыкранды, - дип сөйләде.
Бу көннәрдә егетләр гаиләләре белән ял итеп, көчләрен торгызалар. Аннары яңадан хезмәткә, чөнки Төмән өлкәсендә янгын куркынычы сезоны ябылмаган.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: янгын сүндерүчеләр.