#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Акъярда корбан бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

35-112 сентябрь көнне Төмән районы, Акъяр авылында Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты тырышлыгы һәм авыл халкы, бигрәк тә мәдәният йорты хезмәткәрләренең зур ярдәме белән Корбан бәйрәме уздырылды. Корбан гаете — хаҗ тәмамлануын билгеләгән ислам бәйрәме. Корбан чалу Аллаһыга якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Корбанга сарык, кәҗә, сыер, үгез, буйвол, дөя чалырга рөхсәт ителә. Эре мөгезле хайван, дөя бер кеше исеменнән дә, 7 кеше исеменнән дә чалына ала. Бергәләп эре мөгезле терлекне чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһы ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми. Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе - ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән мөселманнарның Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә.

Бәйрәмгә мөселманнар һәм башка дин әһелләре өлкәнең төрле почмакларыннан килгәннәр иде. 35-10Кунакларны бәйрәм белән котлап Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Радмир Газизов, Червишево авыл хакимияте башлыгы Михаил Капустин, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Искәндәр хәзрәт Юсупов, Муллаш авылы мәчете имамы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов чыгыш ясадылар. Авыл мәдәнияте һәм Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең үзешчән артистлары мөнәҗәтләр, җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннары кунаклар корбан гаете ашын тәм-том иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836