Материалы

“Без төрле, ләкин без бергә”

последние и лучшие новости искусства в мире

35-1Билгеле булганчы, Төмән өлкәсендә 19 конфессиянең 236 дини оешмасы теркәлгән. Бу көннәрдә шушы оешмаларның җитәкчеләре журналистлар белән очрашып әһәмияткә ия булган эшләре белән уртаклаштылар.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев хөкүмәтебезнең бүгенге көндә дини берләшмәләр белән тыгыз элемтәдә булуына игътибар итте. Дини лидерлар өлкә җәмгыять палатасы эшендә, этникара гармонизация һәм дини оешмалар арасындагы мөнәсәбәтләр, экстремизмга каршы һәм башка консультатив-киңәш бирү эшләрендә катнашалар.

Тубыл шәһәренең митрополия протоиерейе секретаре Алексей Петров әйтүе буенча, Петр I заманыннан рус православие чиркәве бүгенге көндә ирекле хәрәкәттә тора. Ул региондагы гамәлгә ашырылган социаль проектлар турында, аз милекле гаиләләргә, фәкыйрьләргә гуманитар ярдәм итүләрен, шулай ук “Уртак эш” исемле хәрәкәт барлыгын үрнәк итеп куйды.

Төмән өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков өлкә диния нәзарәт составында 87 мәчет исәпләнгәнен, 69 дини оешма барлыгын ассызыклап үтте. Аның яклаучылары 3 юнәлештә - урындагы имамнарның белемнәрен күтәрү, яшьләр арасында волонтерлык хәрәкәтен үстерү һәм радикализмны пропагандалауга киртә кую буенча эшлиләр.

Шулай ук Зиннәт хәзрәт дини мөселман берләшмәләренең Урта Азия мигрантлары белән эшләгәннәрен – аларга кичке намазлардан соң традицион ислам турында лекцияләр укыганнарын, Россиядә адаптацияләнергә ярдәм итүләрен, документларны рәсмиләштерү буенча консультация бирүләрен сөйләп үтте.

Төмән синагога җитәкчесе Игорь Варкин да күпсанлы булмаган яһүди оешмасының социаль проектлары белән таныштырды. Иң төп бурычлары – яһүди халкының тарихын, гореф-гадәтләрен онытмау, яшь буынга җиткезү, масштаблы өлкәне өйрәнү проектын гамәлгә ашыру. “Төмән хөкүмәте ярдәме белән 2010 едан төмән яһүдиләре конфессияләрара “Арфа Давида” шәһәр фестивале үткәрәләр. Анда татар, латин, рус һәм башка телләрдә җырлар яңгырый. Без төрле булсак та, төрле юллар белән бер юнәлештә эшлибез”, - диде ул конференция ахырында. Аның сүзләрен очрашуга килгән башка дини оешмалары вәкилләре дә хупладылар.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума