Материалы

Корбан гаете-татар мәдәният үзәгендә

последние и лучшие новости искусства в мире

35-9Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә мөселманнары Диния нәзарәте үзәк хезмәткәрләре ярдәме белән Корбан бәйрәмен бик зурлап уздырды. Мөселманнарны котлап милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эш итүче бүлеге начальнигы Александр Шевелев, Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесе урынбасары Әмир Балдин, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, Кырынкүл авылы мәчете имамы Абдулла хәзрәт Абдулов чыгыш ясадылар. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков динебезне күтәрүдә олы хезмәт күрсәтүче Сөембикә Мусина, Алексей Бородкин, Магамед Музаевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмгә ямь өстәп үзәк артистлары матур җырлар башкардылар. Аннары халык тәмле шулпа һәм пылау белән сыйланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума