Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменский район приступил к сбору урожая. Июнь аенда һава торышының салкын булуы аркасында үсемлекләрнең өлгереше соңарды, шулай ук урып-җыю да 10-15 көнгә тоткарланды. Бөртекле һәм кузаклыларны җыюга районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары кырларга төштеләр. Борчак, арпа, бодайның иртәнге сортларын уралар. 2016 ел белән чагыштырганда уңыш быел уртача 10%ка артыграк. Иртәнге кәбестәне алып бетерделәр, соң өлгерә торган сортларны реальләштерү өчен сәүдә гаризасы буенча җыячаклар. Яшелчәләрнең уңышы да былтыргыга караганда күбрәк. Бәрәңгенең, кәбестәнең, кишернең беренче атнада ук 10%ка артык булуы күренде. Печәнне 20% планнан өстен әзерләделәр. Сенажның да, силосның да күрсәткечләре югары. Районда атна саен урып-җыюга нәтиҗә ясала. Лидер оешмаларга, алдынгы хезмәтчәннәргә Төмән районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты бирелә.

* * *

Первый “Я” – в тюменской школе сформировали 26 первых классов. Төмәннең барлык мәктәпләре яңа уку елына әзер. 9нчы мәктәпнең генә икенче корпусында әлегә капиталь ремонт тәмамланмаган, укучылар барчасы да вакытлыча беренче корпуста укыячаклар.

2017 елда шәһәр мәктәпләренә яңа 140 укытучы эшкә кабул ителде. Бу уку йортларын тәмамлаучы яшь укытучылар гына түгел, башка төбәкләрдән күчеп килгән тәҗрибәле мөгаллимнәр дә.

Төмәндә мәгариф өлкәсендә 3400 укытучы, 2158 тәрбияче эшли. Парта артына 90000 укучы утырды. Беренче сыйныфка керүче иң күп бала 63нче мәктәптә. Монда 1нче “я” классы барлыкка килде, һәр класста 28 укучы укыячак.

* * *

Осенью в Тюмени посадят ели, липы, яблоки и кустарники. Компенсацион яшелләндерү кысасында шәһәр казнасы акчасына 622 агач, 4 меңнән артык куак утыртылачак. Агачлар тузанның таралуын тоткарлыйлар. Һаваны тузаннан иң ныгы сирень, өрәңге, тупыл агачлары саклый.

* * *

Просто космос: уроки астрономии. 2017-2018 уку елында 10-11 сыйныфлар укучылары өчен яңа фән кертелде – астрономия. Бу фәнне балалар сентябрьдән укый башлыйлар. Дәрес атнасына бер тапкыр керәчәк.

* * *

В Тюменской области зафиксирован рост сельхозпроизводства. Төмән өлкәсе илебездә авыл хуҗалыгы җитештерү исәбе буенча 17нче урынга чыкты. Бу фермер хуҗалыкларга (кредит бирү) зур акча салу нәтиҗәсе. Регион иң күп сөт (+4%), йомырка (+16%) җитештерүче дип санала. Фермер һәм шәхси хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләрнең артуы күзәтелә.

* * *

Дед Мороз из Великого Устюга приедет в Тюмень в декабре. Россия шәһәрләре буенча сәяхәт ясарга Кыш Бабай яңа ел поездында 18 ноябрьдә үзенең туган көненнән соң чыгачак. Әкият герое Төмәнгә дә киләчәк. Соңгы тукталышы 31 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә. Ул барлыгы 40 шәһәрдә булачак. Шәһәрләрнең балалар йортларына, шифаханәләренә барачак. Төмәндә Төсле бульварда шәһәр чыршысын ачу тантанасында катнашачак. Былтыр Кыш Бабай Төмәнгә 27 декабрьдә килгән.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума