Сентябрь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә өлкә мөселман Диния нәзарәте җитәкчелегендә Корбан бәйрәме узды. Анда өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Владислав Чернов, дин әһелләре – Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, Әмир хәзрәт Балдин, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар. Чыгышлар җырчылар башкаруында мөнәҗәтләр, җырлар белән бизәлеп барды. Аннары җыелган халык Корбан ашыннан авыз итеп, мул әзерләнгән ризыклар белән сыйландылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасында укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.