coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Август 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Тубылда Төмән өлкәсенең 75 еллыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

35-2Күркәм юбилейга багышланган чаралар Тубыл шәһәрендә үтте. Шәһәрнең Кремль каршындагы бәйрәм сәхнәсендә барган концерт шәһәр халкын һәм кунакларны җыйды. Бәйрәм тамашачыларын шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, шәһәр думасы депутаты Михаил Никитин котладылар. “Төмән өлкәсе – мәдәниятләр мозаикасы” дип исемләнгән бәйрәм тамашасын күпмилләтле шәһәребез тамашачылары алкышлар белән каршылады. Шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләр, бардлар башкарган җырлар, өлкәннәрнең һәм яшь башкаручыларның чыгышлары “Кремль каршындагы атмосфера” дип исемләнгән мәйданчыкта узды. Бәйрәм тамашасын карарга килүчеләр шәһәребезнең декоратив-кулланма сәнгать осталарының иҗаты белән таныштылар. Төрле милләт халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган милләтләр фестивален илһамланып, горурланып карады бәйрәм тамашачысы. Семен Ремезов һәйкәле янында өлкә һәм Тубыл шәһәренең тарихын яхшы белүчеләр квест-викторинада катнаштылар.

Төмән өлкәсенең 75 еллыгына багышланган бәйрәмнең нәни кунаклары өчен мастер–класслар, мавыктыргыч уеннар үткәрелде. Спорт ярышлары узган мәйданда шәһәрнең иң көчле кешесен сайладылар. Өлкән яшьтәге тамашачылар өчен күңел ачу чаралары оештырылды. Өлкәбезнең 75 еллык юбилеен Тубылның тарихи, матур урыннарында халкыбыз күңелле бәйрәм итте.

“Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгендә

Шәһәр башлыгы Максим Афанасьев өлкә юбилее белән “Синтез”да узган чарада күпмилләтле шәһәребездә яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады. Ул тубыллыларның көндәлек хезмәтенә зур бәя бирде, ветераннарга, сәүдә, медицина, мәгариф өлкәләрендә, төзелеш эшләрендә эшләүчеләргә, шәһәребезнең мактаулы, атказанган кешеләренә рәхмәт сүзләрен, җылы котлау теләкләрен юллады.35-5 Истәлекле адреслар һәм бүләкләр алучылар арасында күренекле шәхесләребез, танылган милләттәшләребез, шәһәребезнең атказанган кешеләре: Фәүрия Шәрипова, Зәкинә Арангулова, Марсель Мәдиев булдылар. Бәйрәм сәхнәсеннән “СИБУР”ның инфраструктурасы блогы җитәкчесе Даниил Рассказов, шәһәр думасы депутаты Михаил Никитин юбилей уңаеннан котлау теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Өлкә юбилеена багышланган бәйрәм концерты Тубылның “Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәге танылган җырчылары, вокал ансамбльләрнең чыгышлары, “Фейерверк” бию ансамбле башкаруында биюләр белән үрелеп барды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836