Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсеннән берничә коллектив “Түгәрәк уен” фольклор фестиваленә юл алды. Аларны анда бик җылы каршыладылар.
"Крылья Советов" паркында унҗиде төбәктән килгән дүрт йөзләп кеше катнашында XII нче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале ачылды. Аннары бәйге Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә үтте.
“Төмән өлкәсеннән килгән делегация, аерым алганда, Ялутор шәһәреннән "Сандугач" халык җыр ансамбле, Түбән Тәүде районының Тарман авылы "Саз" фольклор коллективы һәм Ялутор районының Аслана авылыннан "Тамаша" фольклор коллективы Төмән өлкәсен 28-30 августта үткән "Түгәрәк уен" XII Бөтенроссия фольклор фестивалендә лаеклы тәкъдим иттеләр: фольклор-этнографик коллективлар номинациясендә "Саз" - 1 урын, "Тамаша" 2 урын алуга иреште. Ә "Сандугач" хореография номинациясендә 2 урынга лаек булды”, - дип язды “Яшь буын” төркемендә делегациянең кураторы Фәрид Корманов.
30 августта Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале кысаларында “Уйнагыз гармуннар” халык иҗаты фестивале үтте. Г.Камал театры каршындагы сәхнәдә “Сандугач” һәм “Тамаша” ансамбльләренең оста итеп төйдереп биюне күрсәтүләрен “Татарстан Яңа гасыр” телеканалында барган туры эфир вакытында горурланып карадык.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.