Укытучы куанычы

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин – укытучы… Уйларыма чумам… Ни өчен соң әле мин нәкъ укытучы һөнәрен сайладым? Тубыл шәһәренең педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, балаларны яратам, дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр.

... Ничә пар күз өметле карашларын сиңа төбәгән. Алар арасында математика фәнен өзелеп яратучылар да, бу фәнне бик кирәклегә санамаучылар да бар. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга? Монысы инде укытучының ни дәрәҗәдә үз эшенең остасы булуына бәйле. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы кешеләр тәрбияли ала.

Халкыбызның гасырлардан килгән иң күркәм сыйфатларының берсе – өлкәннәргә ихтирамлы булу. Класс сәгатьләренә сугыш һәм хезмәт ветераннарын, пенсионер укытучыларны, алдынгы хезмәткәрләрне чакырабыз. Алар балаларга үз тормыш тәҗрибәсен сөйлиләр, тормышның төрле хәлләрендә югалып калмаска өйрәтәләр. Укучыларыбыз аларга бик рәхмәтле. Шулай итеп, мин укучыларымны тормышка яраклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштым.

Еллар артыннан еллар үтә торды. Бер класска алмашка икенчеләре килде. Ләкин, иң истә калганы: беренче – 1979 елгы чыгарылыш укучылары булды. Мәктәпне тәмамлаган 22 укучының һәрберсе үз урыннарын таптылар.

Класстан 5 укучының укытучы һөнәрен сайлавы, бәлки, очраклы хәл түгелдер. Менә алар: Клара Сөнгатуллина, Мәнзилә Көлмәтова, Рәйсә Мөхәммәтова, Мәүлидә Замалова һәм Гөлсара Хәмидуллина. Сүзне үлчәп кенә сөйләүче мөлаем Миңсылу Мурзина Төмәннең медицина җиһазлары җитештерү заводында күп еллар контролер ОТК булып хезмәт итте. Үзе кебек уңган-булган Илдус Нигъмәтҗанов белән гаилә корып, бер кыз үстерделәр.

Төгәллеге һәм пөхтәлеге белән аерылып торган Винарида Гатауллина Нефтеюганск шәһәрендә яши. Кибеттә сатучы булып эшли. Тормыш иптәше Василий Довгаль белән 2 кыз тәрбияләп үстерделәр.

Терекөмеш кебек үткен, тере Азат Салаватуллин күңелләребездә мәңге сакланыр. Кызганычка каршы, арабыздан бик иртә китеп барды.

Сабакташларын һәрчак очрашуларга өндәп, аралаштырып яшәгән Мирзат Шәфыйков та инде арабызда юк. Улларына үрнәк әти дә, алдынгы эшче дә иде ул.

Бай рухлы, киң күңелле, үз эшенә нык бирелгән, тирән белемле һәм балаларны яратучы кешеләр генә укытучы була ала”, - диләр Клара Сөнгатуллина кебек укытучылар турында. Кешеләр белән тиз аралашучан, ачык йөзле Клара кечкенәдән укытучы булырга хыялланды. Бу хыялы аны Ишим педагогия институтының филология факультетына алып килде. Яркәү, Төмән районы мәктәпләрендә рус һәм татар теле дәресләрен укытты. Хәзерге көндә Төмән шәһәренең 82 нче мәктәбендә башлангыч класс укучыларына белем бирә.

Мәүлидә Замалова Алабуга пединститутының филология факультетын тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. 35 ел гомерен балалар тәрбияләүгә, мәгърифәткә багышлаган. Киң эрудицияле, югары культуралы, ачык йөзле Мәүлидә Баһаутдин кызы укучыларның яраткан укытучысы, ул 2 бала анасы, тормыш иптәше Таһирның яраткан хатыны.

Эшкә оста, сүзгә тапкыр Мәнзилә Көлмәтованы һәркем ярата. Ул нәфис сүз остасы да, моңлы тавыш иясе дә. 20 елга якын Усть-Тәүде башлангыч мәктәбен җитәкләде. Кичәләрне оста алып баручы, югары эрудицияле, күпкырлы талант иясе Мәнзилә Сабирҗан кызын ата-аналар да, балалар да хөрмәт итте.

Уңган балта остасы Зариф Зарифуллин 70 төрле һөнәр иясе. Нинди эшкә тотынса да, кулында ут уйната. 3 егет атасы.

Шаян, тапкыр сүзле, киң күңелле, дус-туганга ярдәмчел Ришат Әхмәтовны һәркем үз итә. Эшендә мактаулы хезмәткәр (тимер юл күперендә сакчы), гаиләсенең ышанычлы терәге, хөрмәткә лаек әти.

Төгәл фәннәрне яратучы Зөлфия Ибраһимова бухгалтер һөнәрен сайлады. Күп еллар совхозда бухгалтер булып эшләде. Хәзерге көндә Вагай районы хакимиятендә социаль хезмәт буенча әйдәп баручы белгеч. Тормыш иптәше Рамай Сөнгатуллин белән 3 егет тәрбияләп үстерделәр. Ике уллары югары белем алып урынлы эшләрдә эшлиләр. Кече уллары Фәнил Россиянең җыелма футбол командасында уйный. Быел 11 классны уңышлы тәмамлап, Мәскәүдә хокук идарәсе белгечлеге буенча югары уку йортына керде.

Замана үзгәрешләренә оста итеп яраклаша белгән Вәли Тимиров күп еллар Кызылъяр авыл хуҗалыгында терлекче булып эшләде. Шәхси хуҗалыгын да булдырды. Ашлыгын үстерде, хатыны Гөлнара белән пекарня да ачып эшләделәр. Максатчан, тәвәккәл, кыю Вәлинең кайсы түрә янына керсә дә, сүзе үтемле.

Гөлнара Хәмидуллина Төмән дәүләт университетының экономика, география факультетын тәмамлады. Радужный шәһәрендә балалар бакчасында эшләде. Ата-аналар, коллегалары тарафыннан зур хөрмәткә лаек шәхес. Мактаулы хезмәт юлын узган.

Рәйсә Мөхәммәтова Тубыл шәһәрендә педучилищены тәмамлап, Яркәү районы мәктәпләрендә башлангыч классларны укытты. Туган авылы Кызылъярда китапханә мөдире булып та эшләде. Хәзерге көндә Усть-Тәүде тимер юл станциясендә күпердә сакчы хезмәтен башкара. Җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнаша. Ничә тапкыр авыл советына депутат итеп сайланды. Нинди эштә эшләсә дә, эшен зур җаваплылык белән төгәл итеп башкара.

Сабыр, мөлаем йөзле Саҗидә Шабанова сатучы һөнәрен үзләштерде. Берничә ел сатучы булып эшләгәннән соң, мәктәп ашханәсендә балаларны тәмле ашлары белән сыйлады. Тормыш иптәше Рифхәт белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Дүрт оныкның яраткан әбисе.

Дания Кәримова турында да мактау сүзләре генә әйтәсем килә. Тормыш иптәше Фоат бик иртә дөнья куйгач, берүзе 5 баланы аякка бастырды. Һәркайсына белем бирде. Бик күп итеп хайван асрады. Картайган әнисе Җәзилә апаны да карап бакыйга озатты.

Калган укучыларым да кирәкле һөнәр алып, үз эшләрен яратып эшләделәр, дөньяга, җәмгыятькә яраклы, файдалы кешеләр булдылар. Менә алар: Алимчан Садыйков, Таня Таштамирова, Әлфия Тачетдинова, Вәсимә Корманова, Фәһим Кәримов.

Укытучы өчен илгә лаек уллар, кызлар тәрбияләүдән дә олы куаныч бармы икән?!

Укытучы өчен лаеклы кеше булуыгыз, матур гаиләләр коруыгыз, әти-әнигә мәрхәмәтле булуыгыз – олы бәхет. Балаларыгызны да үзегез кебек эшчән, намуслы итеп үстерегез.

Минем укучыларым өчен 2019 ел – истәлекле ел. Алар үзләренең гомер бәйрәмен каршылыйлар.

Апагыз Вәсимә МУРЗИНА, Яркәү районы, Кызылъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума