#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Качество тюменских сыров отмечают престижными наградами. Төмән сыр җитештерүчеләре Мәскәү өлкәсе Истринск районында узган “Сыр Пир Мир” фестивалендә катнаштылар. Чарада 140тан артык сыр кайнатучы ярышты. Жюри карамагына 500 сыр өлгесе тәкъдим ителде. Иң яхшы сырны сайлап алу өчен 50 кеше составында эксперт жюри һәм Франция, Италия, Швейцария, Россия белгечләре өч көн эшләделәр. Нәтиҗәдә, Төмәннең «Sinьor Джованни» сыр кайнату оешмасы диплом һәм көмеш медальгә лаек булды.

* * *

“Золотые луга” внедряют систему отбраковки продуктов. “Золотые луга” компаниясенең филиалы - “Ситниковский” сөт комбинаты 2019 елның июнь аеннан товарның авырлыгын контрольдә тотучы автоматлаштырылган система кертте. Комбинат үзе җыйган корылма уңышлы тест үтте һәм инде өч производство линиясендә эшли. Ул пакетлардагы артык яисә ким салынган продукцияне авырлыгыннан таный.

* * *

В Тюмени установили памятные доски в честь 100-летия областной комсомольской организации. Төмән өлкәсендә төрле елларда Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ) эшләгән биналарга истәлекле такталар куйдылар. Аларны комсомол ветераннары ачтылар. Өч тактаның беренчесен Володарский урамы, 45 нче йортка урнаштырдылар. Монда 1956-1986 елларда комсомол өлкә комитеты эшләгән. Икенчесен – Республика урамы, 29 нчы йортка, бу бинада 1944-1956 елларда комсомол оешмасы урнашкан, өченчесен – төп штаб – Республика урамы, 19 нчы өйгә куйдылар. Анда 1986-1991 елларда өлкә комитеты хәрәкәт иткән. Шушы бинага быел 120 яшь тулды, анда хәзер Төмән дәүләт мәдәният институты хезмәтен башкара.

* * *

Александр Моор оценил готовность школ к новому учебному году. Бу сорауны региональ хөкүмәт президиумы утырышында карадылар. 100% учреждениеләр махсус комиссия тикшерүен үттеләр. Ике яңа мәктәп: Төмәндә һәм Заводоуковск шәһәрләрендә, өлкә үзәгенең 5 нче мәктәбенең спорт корпусы беренче укучыларын кабул итәчәк. Өлкәнең югары, урта һөнәри уку учреждениеләренә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына 413 мең киләчәк. Беренче сыйныфка укырга 24 мең 500 бала бара. Бу, былтыргы белән чагыштырганда, 1 мең 120 укучыга артыграк. Регионда “Мәгариф” милли проектын реальләштерү кысасында 5 балалар бакчасын, 4 мәктәпне, 1 спорт комплексын үзгәртеп кордылар. Моннан тыш, 40 объект буенча проект документларын эшкәртү бара.

* * *

Тюменские поисковики отправились в экспедицию в Ленинградскую область. Төмән өлкә эзтабарлар үзәге штабының 39 егете “Волхов фронты. Апраксин” халыкара хәрби-тарихи экспедициягә бардылар. Ул “Хәтер вахтасы – 2019” җәйге этабы кысасында Ленинград өлкәсе Киров районында уздырылды. Чит илләрдән, шул исәптә эзләнү батальоннары хәрбиләреннән 650 кеше кыр эзләнү эшләренә кушылды. Инде Төмән отряды сентябрь башында эзләнү эшләре алып барырга Тверь өлкәсе Ржев районына китәчәк.

* * *

В Тюменской области активизировались клещи. Октябрь аенача гөмбә, җиләк-җимеш җыючыларга урманнарда куркынычсызлык чарасын сакларга кирәк. Талпаннар җәйдән соң яңа көч җыялар, үрчиләр. Аеруча иртәнге һәм кичке вакытларда актив. Регион халкы эпидсезон башыннан тикшерүгә 2251 бөҗәкне китерде. Өчтән бере боррелиоз авыруын таратучы булды, 38е талпан энцефалиты антиген вирусын йөрткән.

* * *

Александр Моор: рыба – одно из важнейших природных богатств Тюменской области. Регионда балык тармагын үстерү өчен зур перспективалар бар. Казанский районына баргач, губернатор Александр Моор “Казанская рыба” оешмасында булды. Бу предприятие балыкчылык өчен 11 күлне файдалана. Балык тоту күләме даими арта: әгәр 2013 елда шушы күрсәткеч 226 тоннаны тәшкил итсә, 2015 елда – 546 тоннага, ә 2018 елда 1 мең тоннага ирешә. 2017-2019 еллар чорында оешма заманча балык эшкәртүче җиһаз сатып алу буенча инвестицион проектны уңышлы реальләштерде. “Өлкәдә тоткан балыкның өчтән бере Казанский районына туры килә. Бу әле чик түгел. Инвесторлар производствоны киңәйтү өчен төрле вариантларны карыйлар. Без муниципалитет һәм оешма җитәкчеләре белән балык тотуның күләмен үстерү, балык чималын эшкәртү өчен нинди ярдәм кирәклеге турында сөйләштек. Безнең бу тармакта яхшы белгечләр бар. Ярдәм итәргә кирәк”, - дип сөйләде губернатор.

* * *

Тюменские сельхозпроизводители обновляют парк техники. Төмән өлкә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2019 елның беренче яртыеллыгында 354 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасын сатып алдылар. Хәзерге көндә кырларда яңа 84 трактор, 12 бодай уручы комбайн, 7 үзйөрешле терлек азыгын җыючы комбайн, 251 берәмлек башка чәчүче, туфрак эшкәртүче һәм тагылма техника эшли. Шулай ук 15% ташлама белән “Субсидияләр бирү кагыйдәсен раслау турында” РФ хөкүмәте карары буенча авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу дәвам итә.

* * *

Исетский рапс пользуется спросом в Китае. Исетск районы, Слобода-Бешкиль авылында урнашкан “Себер” авыл хуҗалыгы оешмасы Кытайга экспортка рапс һәм җитен орлыкларын җибәрергә җыена. Өлкә губернаторы Александр Моор Исетск районына баргач, шушы предприятиенең экспорт потенциалына югары бәя бирде. “Себер” бүгенге көндә майлы культураларны Кытайга инде җибәрә дә башлаган. “Үсемлек үстерү предприятиесе эффектлы үсә. Әгәр, 2018 елда кырның мәйданы 460 гектар булса, 2019 елда ул 1 мең 289 гектарны тәшкил итә. Бу оешмада киптергеч-сортларга бүлү комплексы уңышлы эшли. Сәгатенә 30 тонна бодай киптергеч урнашкан. Кытайда майлы культуралар орлыгы нык таләп ителә”, - дип сөйләде губернаторга оешма җитәкчесе Сергей Иващенко. ”Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортка арттыру өчен безнең алда җитди мәсьәлә тора. Региональ хөкүмәт Төмән продукциясен тышкы базарда экспортка үстерүче эшкуарларга финанс, белем һәм административ булышлык күрсәтергә әзер”, - дип сөйләде губернатор.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836