Якташларыбыз хаҗдан кайткач

последние и лучшие новости искусства в мире

35-1628 августта Төмән татар мәдәният үзәгендә быелгы Хаҗда катнашкан өлкәбездән киткән хаҗи һәм хаҗияләр белән очрашу булды. Анда өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов һәм идарәнең башка вәкилләре, алдагы елларда Хаҗга баручылар катнаштылар. Соңгы елларда Согуд Гарәбстанына китүчеләрне зурлап озату һәм каршы алу матур гадәткә әйләнде.

Очрашуда күпләр бу изге сәфәрдән алган кичерешләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Барысы да өлкән яшьтәге кешеләргә матди ярдәм иткән өлкә хөкүмәтенә, мөселман идарәсе хезмәткәрләренә, 15 кешелек төркемнең җитәкчесе – Яркәү районы имам-мөхтәсибе Фәрхәд хәзрәт Мәҗитовка чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

“Гарәбстан кунагы” Рафаэль Гадиев һәркемгә Мәккәдә үскән йөзем таратты, зәм-зәм суы белән сыйладылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума