#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Батырлар хөрмәтенә турнирлар үтә

последние и лучшие новости искусства в мире

35-1Төмән өлкәсендә Украинада махсус хәрби операция барышында Россия армиясенең һәлак булган хәрбиләре истәлегенә футбол турнирлары старт алды.

«Футболны сайлыйм» социаль проекты кысаларында 12-15 яшьлек яшүсмерләр арасында мини-футбол һәм ишегалды футболы буенча турнирлар оештырыла. Проектның максаты - яшүсмерләрне спорт ярышларында катнашу аша патриотик тәрбия бирүгә җәлеп итү.

Төмән өлкәсе Думасы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты Ялутор, Вагай һәм Яркәү районнарында хәтер байраклары астында футбол акцияләре үткәрү инициаторлары булдылар.

11 августта Ялутор районының Яңа Атьял авылы мәктәбе янына оештыручылар, катнашучылар җыелдылар. Россия Федерациясе армиясенең хәрби хезмәткәре, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Абдуррохман Хисаметдинов истәлегенә багышланган иде турнир бу көнне. Турнирда Абдуррохман Солтан улының апасы Руфилә Мәхмүтова да булды. Ул безне чара барышы белән таныштырды.

- Мәктәп стенасында Абдуррохман истәлегенә такта куелган. Турнир туганым хөрмәтенә чәчәкләр салудан башланды. Чараны оештыручыларның берсе, «Футболны сайлыйм» социаль проекты кураторы Гөлнара Богатова әйтүенчә, турнир 3 ел уздырыла, әмма быелдан башлап махсус операциядә катнашучылар истәлегенә ел саен төрле районнарда үтәчәк.

Яңа Атьялда турнирның ачылу тантанасында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Щвецова, Төмән өлкәсе Думасы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Алексей Ларионов, Любовь Цыганкова (Ялутор районы мәгариф бүлегеннән), 35-13Яңа Атьял авыл җирлеге башлыгы Альфред Айтышов, мәктәп директоры Фәридә Исхакова, Абдуррохманның әнисе Гөлфия Тәлгать кызы, әбисе Нурзия Искәндәр кызы һәм башкалар катнаштылар.

Чараны гимн һәм бер минут тынлык белән башладылар, мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар, рәхмәт сүзләре белән әнисе, әбисе, сыйныф җитәкчесе чыгыш ясады.

Мини футбол ярышында 4 команда көч сынашты: безнең районнан Яңа Атьял, Аслана һәм Петелино мәктәпләре егетләре белән бергә, ишетеп, рейс автобусы белән килгән Яркәү районының Староалександровка төркеме. Ярышлардан соң җиңүчеләргә кубок, һәркайсына «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетыннан истәлекле бүләкләр һәм командага батырның әнисеннән торт тапшырылды.

Абдуррохман 1-8 сыйныфтан башлап Яңа Атъялда әбисе һәм бабасы янында яшәп укыды. Мәктәптә «бик яхшы» билгеләренә генә белем алды, тәрбияле укучы иде, фәннәр буенча район һәм өлкә олимпиадаларында катнашты. Балачактан хәрби булырга хыялланды.

8, 9 сыйныфларны Төмәндә укыды, колледжны эретеп ябыштыручы һөнәре серләренә төшенеп, кызыл диплом белән тәмамлады. Уку вакытында ук эшли дә башлады, чөнки гаиләдә ике сеңлесе үсеп килә. Диплом алганнан соң, ул дусты белән контракт төзергә уйлый, Абдуррохман - Самарага, аның дусты Екатеринбургка эләккән. Бу вакыт эчендә апаларына финанс ярдәме күрсәтеп торды.

Вагай районында турнир Украинада хәрби махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Шамил Маскутов истәлегенә багышланды.

35-14Ярышлар «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге ярдәме һәм Төмән өлкәсе Думасы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы инициативасы белән оештырылды.

Вагай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Александр Сафрыгин хәбәр иткәнчә, Шамил Бикмөхәммәт улы күп еллар дәвамында контракт буенча хезмәт иткән, хәрби операциядә ул башыннан алып катнашкан. Март аенда ул хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Моннан тыш, Яркәү районында уеннар планлаштырылган.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836