Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Ахун Әнвәров токымы очрашты

последние и лучшие новости искусства в мире

19 нчы гасыр ахырында – 20 нче гасыр башларында Тубыл өязенең ахуны булган Әбделмәчит олатабызның тууына 170 ел булуы уңаеннан Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы мәчетендә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән - Аның йортында Әбделмәчит Әнвәров токымының зур очрашу бәйрәме үтте. Ерак араны якын итеп килгән туганнарны, дөньяның ачысын-төчесен татыган, безнең арабыздагы иң өлкән Әбделмәчит оныклары - Радик Әнвәров, Якуб Әнвәров абыйларыбызны, Сәхия Рамазанова (Әнвәрова), Сәкинә апай Хәбибуллина, Бибинур апай Әнвәрованың кызлары Абилә һәм Сәкинә, Хәмзә абый Әнвәровның кызлары Руфа һәм Римма, Нәкыя Аитова, Әнисә апай Аитованың кызы Динә апаларыбызны һәм дә башка барлык туганнарны җылы сәламләделәр.

Иске Кәеш авылының имам хатыйбы, җирле мөселман оешмасы рәисе Ишмөхәммәт Аитов вәгазь укыганнан соң, өйлә намазын да башкарды.

Ахун Әбделмәчит Әнвәров олатабызның гомер сукмагы искиткеч булган. Ул Ислам динебезне таратучылардан, куәтләүчеләрдән, бик укымышлы зат. Гаилә корган, матур тормыш юлын үткән һәм киләчәк буынга дөрес юл күрсәткән. Ул Мәккә шәһәренә хаҗ кылган. Мәккәгә барып житкәч, аның турында Согуд Гарәбстаны әмиренә хәбәр барып ирешкән. Ул Себер хаҗыен үзенә чакырып, аның белән аралашып, Коръән укуын сораган. Әбделмәчит олатабыз Коръәнне дөрес итеп укып биргән. Әмиргә бик ошаган һәм аңа Изге Коръән китаплары бүләк иткән. Искиткеч менә, ул изге китаплар бүгенге көнгә кадәр сакланганнар. Хәтта олатабызның эш печатен дә югалтмаганнар, саклап калганнар.

2019 елда олатабыз турында язма чыга, аның авторы - тарих фәннәре кандидаты, Россия фәннәр академиясе Себер бүлеге Себерне үзләштереү мәсьәләләре институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, Тубыл индустриаль институтының гуманитар фәннәр кафедрасы доценты Гөлсифа Бакиева. Ул да бу чарага кунак итеп чакырылды. Аның чыгышы бик эчтәлекле, кызык һәм дә җитди булды. Икенче кадерле кунагыбыз - тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлекчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин үзе, эше турында чыгыш ясады. Фатыйх хәзрәт гаиләдә балага дөрес тәрбия бирүгә игътибар итүне сорады. Чөнки, тәрбия - шәхес формалаштыруны, белемнәрне тапшыруны, күнекмәләрне һәм кыйммәтләрне үстерүне, шулай ук җәмгыятьтә социализацияне үз эченә ала.

35-2-25

Ата-ананың баласына биргән иң кадерле бүләге – ул күркәм тәрбия. Әнвәровлар токымында бу тәрбия буыннан-буынга сакланып бара. Бәйрәмебездә иң кечкенә балаларыбыз - башлангыч сыйныф укучылары Якуб (3 нче сыйныф.), Азат (1 нче сыйныф) һәм Дарина белән Анита Әнвәровалар (5 нче сыйныф) Коръән аятьләрен укып кешеләрне таң калдырдылар. Соңыннан Эмиль Раил улы кече балаларның сүзләрен йомгаклап, бабаларыбызның рухларына багышлап дога кылды.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Әбделмәчит улы Али олатабыз Әнвәров, Әфганстан, Чечня, Украина сугыш кырларында батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр алу дәрәҗәләренә ирешкән туганнарыбыз Шамил, Азат, Илфат Әнвәровлар турында 5 нче буын кызыбыз Алсу (Миләүшә апаның кызы) сөйләп китте. Авылыбызның җирле мөселман оешмасы рәисе Сабира апабыз Фәйзуллина чыгыш ясады, батырларыбызның әниләренә Тимербикә Әнвәрова, Рузилә апа Әнвәроваларга һәм МХОдә катнашучы Альфред Әнвәровка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.

Без ахун Әбделмәчит токымыбыз белән горурланабыз! Балаларыбызга матур исемнәр кушу, аларга дөрес тәрбия бирү, патриот уллар-кызлар үстерү үзе бер олы эш. Әбделмәчит олатабызга ошап Ислам динебездә булып, аны күтәрүчеләрдән, куәтләүчеләрдән булсыннар иде киләчәк буыннар!

Очрашу бәйрәмебезнең 2 нче бүлеге аш бүлмәсендә, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән татар ашлары, хәләл ризыклар белән тулган өстәлләр янында дәвам итте. Анда да Фатыйх хәзрәт 1889 елда Казанда бастырылган Коръән китабын хөрмәтләп алып килеп, шуннан сүрәләр укыды, вәгазь сөйләде, дога кылды. Бәлки, бу изге китапны кулына тотып Әбделмәчит олатабыз укып йөргән булыр, диде.

Бәйрәмебезнең ахырында нәсел җепләре өзелмәсен, югалмасын дигән теләктә калдык. Килгән кунакларның, башкаручыларның, катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез.

Зифанур ӘНВӘРОВА,
Галия АБАЙДУЛИНА.
Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы.
Рәсемдә: Әнвәровлар токымы очрашуында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836