Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Беренче укучыларым – 1974 елгылар»

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе оешкан көн алдыннан губернатор Александр Моор регионның үсүенә мөһим өлеш кертүчеләргә РФ Президентының йөкләмәсе буенча дәүләт һәм өлкә бүләкләрен тапшырды. Аларга төрле тармак – мәгариф, медицина, төзелеш, промышленность, спорт, социаль хезмәт вәкилләре лаек булдылар. Төмән өлкәсенең мәгарифен үстерүдә һәм киләчәк буынны тәрбияләүдә зур казанышларга ирешүе өчен Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбенең рус, татар телләре, әдәбияты укытучысы Фирдәүс Алеева губернаторның Рәхмәт хатын алды.

Фирдәүс апа Алеева - 43 еллык хезмәт стажлы, Төмән педагогия училищесын, Тубыл дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлаган олы тәҗрибәле укытучы.

Мин аннан үзе, хезмәте турында сораштым.

35-23-25

IMG 20250818_073305_243- Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Минаҗетдин Габбас улы һәм Хәрирә Хафиз кызы Ризвановлар гаиләсендә 1963 елны өч кызның иң олысы булып дөньяга килгәнмен. 1982 елда Төмәннең педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылыма эшләргә кайттым. Беренче укучыларым – 1974 елгылар. Алар инде хәзер үзләре әби-бабайлар. 3 нче сыйныфта укыйлар иде, укытучылары Әлфия апа Нотфуллина Төмәнгә китте. Мин җиң сызганып шушы сабыйларны укыта башладым. Безнең мәктәп коллективы элек тә, хәзер дә бик дус, бердәм. Монда тырыш, кешелекле, энергияле укытучылар эшли. Мәктәп директоры Мөнирә Калиева намус белән белем учагын җитәкли. Нинди генә сорау тумасын, авылдашлар аңа мөрәҗәгать итәләр.

Һичкемне кире бормый, һәр сорауны хәл итәргә тырыша. Без аңа таянабыз, ышанабыз, шундый җитәкчебез булганга горурланабыз. Мәктәп эшен дә алып бара, шул ук вакытта авылда оештырылган чараларда да катнашып өлгерә.

Мәктәптә рус, татар телләрен укытам. Балаларның яртысы руслар, икенче яртысы татарлар. Быел 9 сыйныфка күчүче укучылар саф татарча сөйләшүчеләрнең соңгысыдыр. Аннары инде татар авылында яшәп, русча сөйләшүче сабыйлар китә. Татар телен саклап калу өчен көрәшәбез. Дәресләрдә гади сүзләрне булса да өйрәнсеннәр, белсеннәр, дибез. Ә өйләрендә алар ата-аналары белән русча сөйләшәләр.

35-22-25

Татар теленнән китаплар җитәрлек. Алдагы елларда Төмәннең 52 нче этномәдәни компонентлы мәктәбеннән күп китаплар алып кайттык. Китапханәчебез Фәзилә Гыйльманова бу сорауга җитди карый, таләпчән. Рус теле фәненнән дә китаплар җитәрлек. Интерактив такта хәзерге заманча технологияләр чорында үзе бер байлык. Ансыз бер дәрес тә үтми.

Озак еллар Казанда яшәгән, әдәбият өлкәсендә Габдулла Тукай премиясенә лаек шагыйрь - авылдашыбыз Шәүкәт Гаделша иҗатын тирән өйрәнәбез, класстан тыш бәйгеләр, әңгәмәләр үткәрәбез.

«Яңарыш» өлкә татар газетасы өстәлдә күз алдыбызда ята. Ата-аналары газетаны яздыручыларның балалары яратып укыйлар. «Иң яхшы татар теле укытучысы» төбәк бәйгесендә катнашып, «Мастер-класс» номинациясе буенча Лауреат дипломына лаек булдым.

2021 елны Казанга барып, «Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә катнаштым. 2023 елны мәгариф өлкәсендә күрсәткән казанышларым өчен Түбән Тәүдедә Төмән өлкәсе хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Коллективны һәм укучыларны яңа уку елы белән тәбриклим. Уңышлар, сәламәтлек, җирдә тынычлык телим, - дип сөйләде Фирдәүс Минаҗетдин кызы. Фирдәүс апа акыллы ул һәм кыз тәрбияләп үстерде. Бүгенге көндә 7 оныгына шатланып яши.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836