Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәрендә яшәүче Азановлар гаиләсе турында язарга булдым. Тормышка позитив карашлы, милләт җанлы якташларыбыз татар газета-журналларга беренче булып язылалар. Нурикамал апа белән Хәбибулла абый җитмешкә якынлашып килгән әби белән бабай. Нурикамал апа Тубыл районының ямьле Иземетка елгасы буенда урнашкан Ләнчек (Иземеть) татар авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Ләңче – Төмән өлкәсенең Тубыл районындагы себер татар авылы. Бу авыл Вәчир авыл җирлеге составына керә. Нурикамалга мәктәпне тәмамлап, алга таба укуын дәвам итеп булмый. Ул елларны шәһәргә барырга уңайлыклар да булмаган. Яшь вакытыннан авыл хезмәтенә өйрәнеп үсә ул. Бай себер табигатенең җиләк-җимешен җыеп, күлләреннән балык тотып, авырлыкларга бирешми яшиләр. Әтисе Нигъмәтҗан Бөек Ватан сугышы ветераны була. Ленинград фронтында яралана. Сугыштан 1944 нче елны кайта. Әниләре балаларын үстерүдә, аларга тәрбия бирүдә бөтен көчен, тырышлыгын салып гомер кичерә. Нурикамал 1978 нче елны Вәчир егете Хәбибулла Хисмәтулла улына тормышка чыга. Тырыш егет колхозда балыкчы булып эшли. Нурикамал мәктәптә җыештыручы булып лаеклы ялга чыкканчы хезмәт итә. Азановлар бер кыз һәм ул үстерәләр. Балаларын укытырга, аларга дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Мәктәпне тәмамлап укуларын Тубыл шәһәрендә дәвам итәләр. Хәзерге көндә уллары балык эшкәртү заводында, кызлары Соколовка фельдшер-акушерлык пунктында эшлиләр. «Гаилә - тормыш нигезе, ә балалар - көзгесе» дигән әйтем бар. Азановларның балалары да тырыш, үз гаиләләре белән тату, балалар үстереп гомер итәләр.

Азановлар Тубылга күченеп киләләр. Монда да үз йортларын булдырып 25 елга якын шәһәрнең аскы торасында яшиләр. Бакча утырталар, күршеләре белән аралашып гомер итәләр. Алар яшәгән урамда татарлар да күп булганын искә алалар. Нурикамал апа: «Икебезнең дә балачагыбыз, яшьлек елларыбыз авылда үтте. Сазлыклар уртасында урнашкан авылларда яшәү җиңел булмады. Безнең авылда тормыш, яшәеш үзенчәлекле булды. Халкыбыз гадел, тырыш, авырлыкларга бирешми яшиләр. Туган авылыбызны сагынып искә алсак та, шәһәргә ияләштек. Өлкәнәя башлагач, сәламәтлек яхшы булмаганга шәһәргә күченергә туры килде. Хәзер мондагы йортыбызны да шәһәрнең өске торасындагы уңайлыклары булган фатирга алыштырдык. Татар телендә узган мәдәни чараларга йөрибез, концертларны калдырмыйбыз. «Яңарыш»ны күп еллар яздырабыз. Яңалыкларны белеп, кызыксынып гомер итәбез. Улыбыз, кызыбыз хәлебезне белеп торалар. Кода-кодагыйлар, туганнар белән аралашып яшибез. Ике оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз тормышыбызның яме, безнең шатлыгыбыз», - дип сөйләде.
Азановлар гаиләсе милли, дини бәйрәмнәрне үткәрүче, катнашучы, тормышка позитив карашлы милләттәшләребез, кунакчыл гаилә.
Фәүсия МӘМӘТОВА.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).