Март 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
22 август - Россия Дәүләт флагы көнендә Вагай районы, Егаер (Юлташи) авылында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Сидоренко, Вагай район Думасы депутаты Ольга Кулакова, «Бердәм Россия» партиясенең Вагай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, запастагы майор Игорь Мисько сәламләү сүзләрендә якташларының тырышлыгына, туган ил патриотларына, бу чараны оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр.

Чарада махсус хәрби операциядә һәлак булган Шамил Мәкъсутовның әнисе Фәридә апа Мәкъсутованың катнашканы да урынлы булды. Аны алып килгән авыл җирлеге башлыгы Любовь Федоровага рәхмәт белдерелде. Район Думасы депутаты Руфат Рамазанов җылы сүзләр белән якташларын искә алды. Истәлекле чарада туган илләре өчен һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, аннары һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Тантанада Төмән өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Оскар Шәфиев, Нефтеюганск мәчете имамы урынбасары Исмаил Мәхмүтов катнаштылар. Егаер авылында һәйкәл булдыру өчен тырышкан һәм бу изге эшне башкарган «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, хезмәт ветераны Алсу Симонова:
- Һәйкәлдәге исемлеккә Бөек Ватан, Әфган сугышларында, махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбызның исем-фамилияләре кертелде. Үз көчебез белән татарлар, руслар бердәмлектә төзегән һәйкәл халкыбыз хәтере, батырлык, патриотизм символы булсын. Хәтер исән булганда алар батырлыгы да исән булачак. Якташларыбыз тырышлыгы белән 264000 сум акча җыелды. Һәйкәлнең арткы стенасын, каркасын Равил Мәхмүтов, Әмир Утагулов, Владимир Симонов эшләделәр Осиновские, Курмаши, Егаер, Сопра, Иртеш авылларыннан ярдәм иттеләр. Һәйкәл ачу тантанасы җомга көнгә туры килде. Авыл мәчетендә җомга намазыннан соң Коръән ашы үткәрелде. Бу эштә авыл хатын-кызларыбыз читтә калмадылар: Минзәлә Сөләйманова, Көлбара Илчибакиева, Эльвира Ревягина, Галия Мәхмүтова, Нурия Азанова бу изге көн мәчетне җыештырып, милли ризыклар пешереп кунакларны каршы алдылар. Бу инициативабызны хуплаучыларга, чарага килгән Шишкино авыл хакимияте башлыгы Наталья Хуртовага, Любовь Федоровага, шулай ук һәйкәлне эшләүчеләргә, авыл җирлегендәге мәчет каршында аны урнаштыруда катнашкан егетләргә, төзүчеләргә рәхмәтләремне белдерәм. Корбанлык чалып Коръән ашы үткәрдек, монда яңгыраган догалар, теләкләр кабул булсын, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемнәрдә: һәйкәл ачылу тантанасында.