Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Шыкчаның беренче көмеш волонтеры

последние и лучшие новости искусства в мире

Шыкча авыл хакимия-тенең официаль рәвештә рәсмиләштерелгән беренче көмеш волонтеры Земфира Рәхимова белән Төмән шәһәренең Кырынкүл микрорайонында урнашкан Чик сакчылары паркында, алгы сызыкка 31 нче гуманитар йөкне озатканда танышып, башкарган бәһасез хезмәте белән кызыксындык.

35-4-2535-41-25

- Хезмәт юлым Төмән шәһәрендә хисапчы, аннары кунакханәдә администратор буларак үтте. 2015 нче елда Шыкча авылында йорт төзеп, лаеклы ялга чыккач, тормыш иптәшем Альберт Кәрим улы белән авылга кайтып төпләндек. Мин шундый кеше үзем, эшсез утырырга бер дә яратмыйм. Шәһәрдә яшәгәндә дә күршедәге әбиләргә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыштым. Авылда кешеләрне волонтерлыкка чакыра башлагач, авыл хакимиятенә мин беренче булып бардым. Миңа кенәгә ачтылар, эш көннәре куйдылар, шулай мин ковид вакытында авыруларга дарулар өләштем, кибеттән ашамлыклар йөрттем. Аннары махсус хәрби операция башлангач, эш тагы да катлауланды. Ул чакта мин авылдашыбыз, күренекле музыкант, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Габдуллин оештырган «Авылдашлар» фольклор ансамблендә җырлый идем. Махсус хәрби операция башлану белән без - 9 хатын-кыз район хакимияте тарафыннан оештырылган акциядә катнашып, маскировкалау челтәрләре бәйләргә йөрдек. Аннары «Фронтка коры борщ 72» өлкә иҗтимагый оешмасы безгә токмач кисәргә тәкъдим итте. Башта 30, аннары 40 йомыркадан камыр басып ике атнага бер эшләдек, хәзер 100 йомыркадан ясыйбыз. Алгы сызыктагы егетләребезгә коры аш безгә бәрәңге киптерергә тәкъдим иттеләр. «Минем җайланмам бар, әйдәгез, мин бу эшкә тотыныйм», - дидем. Башта үзебезнең бәрәңгедән, аннары халыктан, фермерлардан җыя башладык. Бу эштә миңа Гөлсинә апа Хәмидуллина күп ярдәм итте. Ә бәрәңгене юып-чистартып, әрчергә, пешереп, турарга племянницаларым Зилия белән Аделина Әминовалар булышалар. Аларга мин бик рәхмәтле. Чөнки алар көн саен безгә килеп 20 литрлы казанга тутырып бәрәңге чистарталар, аннары бәрәңге киптерә торган җайланмага сыярлык зурлыкта турап, миңа әзерләп куялар. Ул бәрәңге төне буе кибә. Менә шулай без оешмага аена 15 кг кипкән бәрәңге тапшырып торабыз. Безнең белән бергә минем оныгым – 3 сыйныфка укырга керүче Ева Иноземцева да эшли. Ә инде төп ярдәмчем - Альберт Гарипов. Ул булышмаса, без тиз эшли алмас идек. Ул безнең әзер продукцияне машинасында шәһәргә вакытында алып барып тапшыра, бәрәңгене алып кайтып бирә, хәтта ул шәһәрдәгеләргә дә булышып өлгерә. Гомумән әйткәндә, авылдан 15кә якын кеше эшлибез. Арабызда иң өлкәннәребез - Фирдәвес апа Әхмәдшина, Хәтимә апа Хәйбуллина, оста биючебез, махсус хәрби операция башлану белән егетләребезгә җылы йоннан оекбашлар, бияләйләр бәйләргә тотынган Рәзинә апа Бикмеева. Безнең башкарган хезмәтебезне «Фронтка коры борщ 72» өлкә иҗтимагый оешмасы күрә, рәхмәт белдереп тора. Менә бүген дә берничә кешебезгә тантаналы рәвештә Рәхмәтнамәләр тапшырылды. Бүләк алучылар арасында минем ярдәмчеләрем Зилия белән Аделина Әминовалар да бар. Узган айларда 4 кешебез медаль белән бүләкләнде. Эшебезне дәвам итәчәкбез, әлбәттә. Ә инде бар теләгебез – егетләребез җиңү яулап тизрәк туган йортларына, яраткан гаиләләренә сау-сәламәт кайтсыннар иде, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836