Кеше кайгысы – үзе бер тирән упкын. Әлеге упкын читенә килеп баскан кешегә ярдәм кулы сузарга һәркем дә әзер түгел. Ә менә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) психологы Рената Хамматова өчен бу – көндәлек хезмәт. Ул инде 7 ел буе Тубыл шәһәренең 8 нче янгын-коткару отрядында медик-психологик хезмәт психологы булып эшли. Трагедия кичергән кешеләргә беренче минутларда ни өчен гади психолог ярдәм итә алмавы, ә белгечләрнең үз эмоцияләрен ничек тәртиптә тотуы турында сөйләде ул.

Рената әйтүенчә, министрлык психологы башка хезмәтләр психологларыннан иң элек шуның белән аерыла: хезмәтнең үз юнәлеше эшнең спецификасын билгели. «МЧС психологы гадәти эш урыны дип күз алдына китерелгән шартлардан ерак булган мохиттә эшләргә әзер булырга тиеш. Моннан килеп чыгып, яхшы физик халәт, стрессларга чыдамлык, тиз җайлаша белү, мәгълүмати билгесезлек, нормаль булмаган шартларда эшли алу сәләте таләп ителә», – ди ул. Тагын бер төп үзенчәлек шунда: кешеләр психологларга үзләре килми, ә белгечләр алар янына бара. Ә анда төрле реакцияләргә очрарга мөмкин – катып калудан алып агрессиягә, сине кабул итә алмаудан ачыктан-ачык элемтәгә керергә теләмәүгә кадәр.
Гади психолог кайгы кичергән кешеләр белән эшли аламы? Рената бу сорауга болай дип җавап бирә: «Бу – шәхси һәм профессиональ әзерлек мәсьәләсе. Кайгы кичергән кешеләр белән эшләү өчен көчле эмпатия һәм шул ук вакытта үз-үзеңне контрольдә тоту, дистанция саклау, профессиональ позицияне югалтмау сыйфатлары кирәк. Профессиональ ярдәм күрсәтү өчен кризис психологиясен белү, кайгы реакциясенең психологик механизмнарын, кискен стресс реакцияләрен аңлау зарур».
Хезмәте дәвамында Рената төрле вакыйгаларда катнашкан: янгыннар, юл-транспорт һәлакәтләре, башка хәлләр. «Иң зурысы – 2024 елда Ишим районындагы ташу вакытындагы эшләр иде. Безнең бурычлар – эвакуацияләнгән гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү, вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәүчеләрнең психоэмоциональ халәтен күзәтү, су басу куркынычы булган зоналарда йортларга йөреп чыгу, җирле оешмалар психологларына халык арасында кискен стресс реакцияләре белән эшләү буенча укулар үткәрү», – дип искә ала ул.
Психолог өчен эштә иң авыры нәрсә соң? Рената әйтүенчә, кайвакыт психолог хезмәтен бәяләмәү очракларына юлыгу авыр. «Сез нәрсә эшли аласыз?», «Биредә ничек ярдәм итә аласыз?», «Аны борчырга кирәкми...», «Без үзебез дә психологлар» кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Кешеләргә психологның роле һәрвакыт аңлаешлы түгел, психологик якның әһәмияте күренми, үз халәтенә яки якын кешесенең торышына игътибар җитәрлек булмый.
Эмоциональ янудан саклану серләре белән дә уртаклашты белгеч. «Иң элек үз халәтеңне яхшы сизә белергә, кәефеңдәге, уйларыңдагы үзгәрешләрне вакытында күреп алырга кирәк. Эчке тотрыклылыкның нигезе – шәхси кыйммәтләр һәм мәгънәләр. Һәрвакыт ни өчен монда икәнеңне, ни өчен бу эшне башкаруыңны, нәрсә тапшыруыңны аңлау мөһим», – ди ул. Аңа регуляр йөгерү һәм йөзү дә ярдәм итә: спорт артык киеренкелекне бетерә, дәрт һәм күтәренке кәеф өсти. Тагын бер яраткан шөгыле – китап уку. «Уку үзе үк күңел тынычлыгын торгызуның әйбәт ысулы. Шул ук вакытта белемнәреңне баета, яңа мәгънәләр өсти», – дип сөйли психолог. Ә коллегалар ярдәме – профессиональ ныклыкның мөһим терәге. «Алардан профессиональ киңәш сорап, ярдәм тоеп, аңлау табу – бик кыйммәтле», – дип өсти Рената.
Кешеләрнең кайгысы, җәрәхәтләре, үлеме белән очрашу аның тормышка карашын үзгәрткән, яшәүгә аңлы караш булдырган, тормышның һәр мизгеленең кадерен белергә ярдәм иткән.
Рената Хамматова кешеләргә иң авыр минутларда ярдәм итә, ә үз күңелен спорт, китап һәм хезмәттәшләре ярдәме белән саклый. Мондый белгечләр булу – безнең өчен зур ышаныч.
МЧСның Төмән өлкәсендәге идарәсе сайтындагы язманы кулланып Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.
Рәсем сайттан алынды.