Главная

Ворогушинода фотокүргәзмә

последние и лучшие новости искусства в мире

Ворогушино зур авыл булмаса да, монда тормыш кайнап тора. Бәйрәмнәрдә мәдәни чаралар үткәрелә, өлкәннәргә игътибар күрсәтү чаралары, балалар һәм яшүсмерләр белән дә актив эш алып барыла.

Воргушино авыл клубы җитәкчесе Руфина Алимасова: «Россиядә халыклар бердәмлеге елы»нда ай саен дуслык, татулык, милли мәдәниятләр үзенчәлеге, байлыгы, гореф-гадәтләребез темаларына чаралар оештырабыз. 22 нче августта илебез Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтте. Бу бәйрәм милли бердәмлекне, тарихи традицияләргә тугрылыкны һәм Россиянең киләчәге алдында җаваплылыкны символлаштыра. Безнең авылда өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, балалар да бик активлар.

35-1-26

Дәүләт Флагы көненә багышлап «Безнең Россиянең өч төсле байрагы» исемле фотокүргәзмә оештырдык. Бу күргәзмәдә катнашучылар күп булды. Олысы-кечесе теләп, кызыксынып, милли костюмнар киеп фотога төштеләр. Фотоларын китерүчеләр белән аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг, аның тарихы турында сөйләштек. Балаларга безнең Россия Флагының Җир шарының барлык почмакларында танылуын аңлаттык. Мәктәп яшендәге балалар һәр төснең үзенә күрә бер мәгънәне аңлатканын белә: ак - азатлык, зәңгәр - ышаныч, рухият, кызыл - бөеклек, көч-куәтне аңлата.

Россия Флагын тотып фотога төшүчеләр күп булды. Балаларга рус, татар милли костюмнарының матурлыгы, рәсемнәргә, төсләргә байлыгы турында сөйләдек. Аларның фотога төшкән сурәтләреннән без күргәзмә оештырдык. Клубка килгән һәр авыл кешесе дә бу күргәзмәне кызыксынып карады.

Ворогушино — борынгы авыл. Монда рус, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белгән, хөрмәт иткән милләттәшләребез яши. Дәүләт бәйрәмнәре халкыбызны берләштерә, дуслаштыра, гореф-гадәтләрне саклауга һәм аларны хөрмәт итәргә ярдәм итә», — дип сөйләде Руфина Альбертовна.

Ворогушино авылында Дәүләт флагына багышлап оештырылган фотокүргәзмә бәйрәмчә матур, күтәренке рухта, мөһим чара буларак үтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума