Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Түбән Тәүдедә дистанцион ат чабышы буенча халыкара бәйгеләр үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

36-1Бу ярышлар спортчы Тимур Насыйров истәлегенә 2 сентябрьдә оештырылды. Аларда Төмән өлкәсе, Кабардино-Балкария, Казахстаннан 33 чабыш аты һәм 14тән 70 яшькәчә җайдаклар катнашты. Чабышлар 40, 80 һәм 120 чакрым ераклыкларда узды. Кунаклар оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп киттеләр. Бигрәк тә чабыш юлы ошады аларга. “Әгәр без үткән белән чагыштырсак, ел саен катнашучылар бу юлда, аның сыйфатлы булуы сәбәпле, тизлекләрен арттыралар”, - дип сөйләде Төмән өлкәсе ат спорты федерациясе рәисе Игорь Чуланов.

Федерация белән бергә төбәктә ат чабышларын үстерүдә Төмән өлкәсе татар Конгрессы да зур көч куя, материаль-техник базаны яхшыртуга өлеш кертә.

- Без өлкәдә дистанцион ат чабышларын үстерү белән кызыксынабыз. Моның өчен бездә бөтен табигый шартлар да бар. Спортчыларның һәм атларны әзерләү дәрәҗәсе елдан ел яхшыра гына. Алга таба атларның татар токымнарын үрчетергә планлаштырабыз. Бу Татарстан Республикасының приоритетлы программаларының берсе. Һәм без аңа өлкәбездә ярдәм итәчәкбез, - диде өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров.

Ярышларда илнең иң яхшы гарәп, инглиз, ахалкетин токымлы җайдаклары катнаштылар.

Бәйгеләрнең приз фонды 600 мең сум иде. Җиңүчеләр махсус кубок һәм акчалата бүләк алдылар. Оештырдылар - өлкәнең спорт департаменты, ат спорты федерациясе, ат үрчетү союзы, татар Конгрессы.

Оештыручылар тамашачыларга кызыклы булсын дип тә тырыштылар. Кырда бәйрәм мәйданчыгы гөрләде. Ат иярендә утыру тизлеге һәм осталыгы буенча, эстафетада ярыштылар, “Түбән Тәүде” яшь спортчылары күрсәтмә чыгышлар әзерләгәннәр.

Өлкә татар Конгрессы матбугат хезмәте.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836