#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар мәдәният үзәгендә

последние и лучшие новости искусства в мире

36-2Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте, гадәттәгечә, Корбан бәйрәмен Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә зур әзерлек белән уздырды. Бәйрәмдә 200гә якын кеше катнашты. Чараны укучы балалар – Минтимер Нәфыйков һәм Әмир Юлдашев Коръән сүрәләре белән башлап җибәрделәр. Кунакларны сәламләп, бәйрәм белән котлаганнан соң, Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Корбан чалуның савабын искәртеп: “Корбан сүзе ул якынаю һәм якын булуны белдерә. Ягъни безнең максат – Аллаһының ризалыгына ирешү. Чөнки Аллаһы безнең чалган корбаннарыбызга һич мохтаҗ түгел. Тәгалә әйтә: “Чалган корбаннарыгызның итләре дә, каннары да Миңа ашмый. Сездән Миңа тәкъвалык вә изге гамәлләр ашачак! Аллаһы ул хайваннарны сезнең файдагызга бирде, сез, туры юлга күнеп, Аллаһыны зурлап тәкъбирләр әйтсен өчен! Аллаһы әйткән: “Кеше тормышы кадерле, шуңа кеше канын коярга беркемнең дә хакы юк. Әй, кешеләр, акылга килегез, адәм канын коюны туктатыгыз.

Кем бер кеше гомерен өзә икән – ул бөтен дөньяны юк иткән, ди Ходай. Аллаһының рәхмәте белән без динебезне саклар, уңышлы үстерер өчен бөтен уңайлыклар булдырылган Төмән өлкәсендә яшибез. Киләчәктә дә Аллаһының ризалыгы өчен корбаннар чалып, аңа якынаеп, тыныч дөньяда имин тормышлар корып яшәргә язсын”, - дип сөйләде. Һәм Диния нәзарәте исеменнән динебезне күтәрүдә олы хезмәт башкаручы якташлар – Сөембикә Мусина, Алексей Бородкин, Магамед Музаевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалары белән эш итүче бүлеге начальнигы Александр Шевелев өлкә губернаторы Владимир Якушевның Тәбрикләү хатын укып ишеттерде һәм үзеннән: “Өлкәдә төрле дин әһелләре яши. Дини бәйрәмнәрне бергә уздырабыз. Бүген дә менә залда башка конфессия әһелләре дә утыралар, бу хәл безне сөендерә. Чынлап та, бу дөньяда без барыбыз да мөсафирлар. Берәүләрнең үтәр сукмаклары озынрак, икенчеләрнең кыскарак.

Мин һәркемгә шул сукмакларның Аллаһыга ышану, яхшы уйлар, өлкәннәргә хөрмәт, мәрхәмәтлелек белән үтсеннәр иде, дип теләр идем. Үзара дус, аңлашып, аралашып яшик, - дип өстәде. Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы мәчете имамы Абдулла хәзрәт Абдулов мөселманнарны бәйрәм белән котлаганнан соң: “1 сентябрь көнне губернатор Владимир Якушев шәһәрнең бер мәктәбендә узган тантаналы линейкада: “Бүген без ике бәйрәмне – Белем көне һәм Корбан бәйрәмен бәйрәм итәбез”, - дип әйтте. Аның бу сүзләре һәр мөселманның җанына рәхәтлек өстәде. Корбан бәйрәменең җомга көненә туры килүе – 3 бәйрәм булганын аңлата”, - диде. Тәбрикләү сүзләре белән Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесенең урынбасары Әмир Балдин, 36-14Төмән район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар. Котлау сүзләре мәдәният үзәгенең үзешчән артистлары башкарган мөнәҗәтләр, матур җырлар белән үрелеп барды. Кунакларга Төмән районы, Талымхан авылыннан килгән “Вак бәлеш” (җитәкчесе И.Сафин) фольклор ансамбленең чыгышы да бик ошады. Чара барышында балалар һәм зурлар өчен аерым викториналар да оештырылды. Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков корбан ашына дога укыганнан соң, үзәк хезмәткәрләре халыкны тәмле шулпа, пылау белән сыйладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836