Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

На страусиной ферме под Тюменью бум экскурсий для школьников. Кошларны карарга хәтта Свердловск өлкәсеннән һәм Казахстаннан да киләләр. Экскурсиягә язылу август башыннан ук барды. Шыкчада (Төмән районы) Африка кара тәва кошларын үстерү 2009 елда оештырылды. Монда шулай ук йорт куяннары, сарыклар, декоратив тавыклар, күркәләр, понилар, ишәкләр үрчетелә.

* * *

В школы при тюменских колониях пошли 1350 осужденных. Төмән өлкәсе җинаять-үтәү системасы бүлекчәләрендә 30 яше тулмаган хөкем ителүчеләргә мәҗбүри урта белем бирү оештырылган. Аннан зурраклар урта белемне үз теләкләре буенча алырга мөмкиннәр. Андыйлар быел 150 кеше теркәлде. Төзәтү колонияләре, тикшерү изоляторлары каршындагы өч кичке мәктәптә һәм тугыз уку-консультацион пунктта 1 сентябрьдә музыка, концерт белән тантаналы линейкалар узды. Хөкем ителүчеләр гади мәктәп укучылары өчен тиешле белем алачаклар.Уку азагында имтихан тапшырганнан соң, аларга таныклык бирелә.

* * *

Пешеходные переходы у школ Тюменской области взяты под особый контроль. Төмәндә һәр бишенче җәяүлеләр өчен аркылы чыгу юлы мәктәп һәм балалар бакчалары янында җиһазланган. 1 сентябрьдән әллә ничә мең бала көн саен урамнар һәм юллар аша хәрәкәт итәргә кереште. Андый урыннарда машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен үтәүләре мөһим. Алдан ук куркынычсызлык чаралары күрүләре, җәяүлеләрне үткәрүләре зарури. Шоферларның иң зур хаталары – берничә хәрәкәт полосасы булган юлларда “Зебра”да җәяүлеләргә өстенлек бирмәү. Кагыйдә буларак, транспорт йөртүчеләр беренче рәттә туктыйлар һәм җәяүлеләрне уздыралар, ике һәм өченчедә юк. 2017 елның башыннан 12 меңнән артык автомобильче җәяүлеләр өчен юлларда кагыйдәләрне бозганга, административ җаваплылыкка тартылды.

* * *

Упоровская агрофирма начнет выпускать охлажденный, бланшированный и пастеризованный картофель. Җиһазларны эксплуатацияләүче Голландия белгечләре Упорованың “КРиММ” агрофирмасына килделәр. Монда хәзерге көндә бәрәңге эшкәртүче завод төзелә. Яңа җитештерү линияләре биредә яңа продукция – вакуумлы төрү әйберләрендә суытылган (охлажденный) бәрәңге җитештерәчәк. Бүгенге көндә агрофирмада икмәкне уруны тәмамлыйлар.

* * *

Тюменским полицейским подарили 56 новых машин. Төмән полициясе автопаркына LADA һәм Ford маркасындагы яңа автомобильләр кайтты. Машиналар полиция хезмәте өчен махсус ясалган. Заманча техника, радиостанция, тавыш сигналы бирүче җиһазлар белән җиһазланганнар.

* * *

В Тюмень приедут гости из Кении, Польши и Пакистана. Төмән Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең шәһәрләр – катнашучылар региональ программасына кергән. Фестиваль (ВФМС) катнашучылары Төмәнгә октябрьдә киләчәкләр. Проектның максаты – халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм милләтара, мәдәниятара элемтәләрне үстерү.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума