Сентябрь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
1 сентябрь көнне Тубыл районы, Малая Зоркальцева авылында яңа мәктәп ачылды. Шатлыклы тантанада вакытлыча өлкә губернаторы вазифасын башкаручы Александр Моор, Тубыл районы башлыгы Юрий Батт, губернатор урынбасары Наталья Шевчик, өлкә Думасы депутаты Владимир Майер һәм башка кунаклар катнаштылар. Александр Моор белем, тәрбия алу өчен бөтен шартлар тудырылган яңа мәктәп ачылу - шатлыклы вакыйга белән котлап, яңа мәктәпкә бүләк итеп яңа автобус бирелгәнен дә әйтеп үтте. Район башлыгы Юрий Батт, мәктәп җитәкчесе Ринат Ногманов та тәбрикләү сүзләрен халыкка җиткерделәр. Белем көне өчен традицион беренче кыңгырау тавышы яңгырады, 1 сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, аннары балалар яңа мәктәпкә, сыйныф бүлмәләренә юнәлделәр. Мәктәпнең символы - белем ачкычын Александр Моор 1 сыйныф укучысына тапшырды.
Аннары мәктәп директоры Ринат Ногманов, район башлыгы Юрий Батт белән кызыл тасманы кисеп, халыкны мәктәпкә чакырдылар. Ринат Ногманов иркен коридор, якты сыйныф бүлмәләре, уңай шартлы кабинетлар буйлап кунаклар һәм әти-әниләр өчен кызыклы экскурсия үткәрде. Яңа мәктәптә кунаклар җайлы, матур, заманча җиһазланган лингафон кабинеты, актлар залы, китапханә, ашханә, спортзал, робот техника, лабораторияләр үткәрү һәм башка фәннәр кабинетларын күрделәр. Күп еллар бу мәктәптә эшләүче укытучы Ольга Черкашина яңа интерактив такта, компьютерлар, принтерлар барлыгын күрсәтте. Яңа парта-урындыкларның балаларның буена карап җайланганы турында әйтеп үтте. Кыска вакыт эчендә мондый мәктәпне төзүчеләргә укытучылар, укучылар, әти-әниләр исеменнән рәхмәтләрен юллады. Динара Әбдерахманова быел яңа мәктәптә кызы белән улы белем алуларын әйтеп: ”Яңа мәктәп бик ошый. Һәр кабинетта булдым, яңалыклар белән таныштым. Һәр сыйныф бүлмәләре матур, җылы төскә буялган. Балаларыбыз заманча җиһазланган яңа мәктәптә белем алачакларына бик сөендек. Әти-әниләр исеменнән мәктәп җитәкчесе Ринат Рият улын, укытучыларыбызны, укучыларыбызны яңа уку елы белән котлап, уңышлар телим”, - диде.
Малая Зоркальцева авылының мәктәп тарихы 1898 еллар белән бәйле. 1931-1939 елларда монда язучы Константин Лагунов укыган. Мәктәп еллары да тарихта эз калдыра. Мәктәп төрле бәйгеләрдә катнашып, дипломнар белән бүләкләнгән. Быел мәктәптә 151 укучы белем ала. Авылда ФАП, клуб, китапханә, балалар бакчасы эшли. Чара район мәдәният үзәге оештырган матур бәйрәм концерты белән йомгакланды.
Римма УМИТБАЕВА.