Сентябрь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
В Тюмени 1 сентября открыли новый корпус гимназии №49. Ямальский–2 микрорайонындагы уку йортына 55 ел. 1 сентябрьдә монда бик күп балалар, ата-аналар килделәр. Тантанада власть вәкилләре – вакытлыча Төмән өлкәсе губернаторы вазифасын үтәүче Александр Моор, вакытлыча Төмән шәһәре хакимияте башлыгы вазифасын үтәүче Руслан Кухарук катнаштылар. Яңа корпус 3 блокны, 5 катны тәшкил итә. Гомуми мәйдан – егерме мең квадрат метр.
* * *
Тюменские аграрии используют каждый погожий день для уборки урожая. Яңгырлар яву аркасында өлкәнең күпчелек районнарында авыл хуҗалыгы техникасы кырга чыга алмый. Бу факт авыл халкының эшен катлауландыра. Аграрийлар һәр аяз көнне файдаланалар, актив рәвештә терлек азыгы әзерлиләр. Кышкыга 103% печән, 83% сенаж хәстәрләнгән. Бодай кабул итәргә 363 киптерү комплексы әзер. Урып-җыю чоры өчен ягулык-майлау материалы (ГСМ) запасы җитәрлек. Уҗым бодае 60% урылды, уңыш – гектардан 36 центнер. Бөртеклеләр һәм кузаклылар мәйданның 6%ында урылды. Уртача уңыш – гектардан 28 центнер. Бу былтыргыга караганда 2 центнерга артык. Бәрәңге мәйданның 6%ында алынды. Чыгышы былтыргы белән бертигез. Ачык җирдә утыртылган яшелчәләр 5,4 мең тоннаны тәшкил итә, уңыш – гектарыннан 356 центнер. Уңышны җыю белән беррәттән аграрийлар җир эшкәртәләр, уҗым бодаен чәчәләр һәм башкасы.
* * *
В тюменском КРиММе успешно экспериментируют с соей. Төмән өлкәсендә төрле авыл хуҗалыгы үсемлекләрен үстерәләр. “КРиММ” агрофирмасында сояның (кытай борчагы) беренче уңышы өлгереп килә. Бу төр үсемлекне үстерү эксперименты уңышлы дип танылды. Аны быел 186 гектарда утырттылар. “Соя – җылы яратучы үсемлек. Безнең җәйне исәпкә алсаң, тиз вакытта өлгерми. Яхшы уңыш өметләнәбез, бу продуктны реальләштерү буенча проблемалар юк”, – дип сөйләде оешманың генераль директоры Г.Рязанов.
* * *
Парк техники Тюменских сельхозпроизводителей готов к уборке урожая. 2018 елда урып-җыю өчен кырларга 1700 берәмлеккә якын техника чыгарга әзер. Паркның эшкә әзерлеге – 100%.
Машиналарның 75 проценты заманча югары җитештерүче бодай уручы комбайннар. Техник сервис предприятиеләре квалификацияле белгечләрне, махсуслаштырылган җиһазлар, ремонт өчен запас частьләр һәм башкасын тәшкил итәләр.
* * *
В Тюмени продолжается строительство госпиталя. 2019 елда Төмәннең Медицина шәһәре бердәм дәвалау-диагностика комплексының яртысы “Ана һәм бала” күп профильле компания төркеме клиник госпитале дип аталачак. Бүгенге көндә булачак госпиталь бинасының яртысы ясалган. Аны торгызуда Төмән оешмалары җитештергән материалларны кулланалар. Госпитальгә нигезгә беренче кирпечне тантаналы рәвештә 2017 елның 21 июнендә салдылар. Тантанада ул вакыттагы өлкә губернаторы Владимир Якушев катнашкан иде. Төмән өлкәсе хөкүмәте ярдәме белән проектка бөтендөнья булышлыгы күрсәтелә. Монда 450дән артык хезмәткәр эшләячәк.
Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.