Материалы

Фольклорчыларыбыз быел да сынатмадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

36-1Бөтенроссия “Түгәрәк уен”фольклор фестивале ел саен үз тирәсенә йөзләгән сәнгать сөючене туплый. Быел да Казанда әлеге чарага унҗиде төбәктән дүрт йөзләп кеше җыелган.

Бу турыда кичерешләре белән уртаклашырга редакциябезгә яңа гына татарыбызның мәркәзеннән кайткан “Саз” ансамбле сәнгать җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова килде.

- Өлкәбездән “Түгәрәк уен”га без – Түбән Тәүде районының Тарман авылыннан “Саз” фольклор-этнографик ансамбле, Ялутор шәһәренең “Сандугач” халык җыр коллективы (З.Кожевникова), Ялутор районының Аслана авылыннан “Тамаша” фольклор-этнографик ансамбле (И.Бакиев) бардык. Бару проблемаларын хәл итүдә “Саз” һәм “Сандугач”лыларга “Яшь буын” оешмасы белән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, “Тамаша”лыларга эшмәкәр Реваль Хөснетдинов ярдәм итте.

Ачылу тантанасы «Крылья Советов» паркында җырлы-биюле уеннар белән башланып китте, - диде ул. – Монда өлкәбездәге фольклор фестивале проектының авторы Вәлимә Ташкалова төп оештыручыларга өлкә хөкүмәте бүләген тапшырды. Икенче көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә бәйгеләр башланды. Коллективлар бик күп иде. Без фольклор-этнографик төркемнәр арасында “Туз май” композициясен күрсәттек. Монда декорация өчен кирәкле әйберләрне үзебез белән алып килгән идек. Борынгыда әби-бабаларыбыз кулланган такмак, уен, әйтем, мәкаль, табышмак, бию, күчешләр, хәрәкәтләр һәм башкалар белән төзелгән тамашабыз уңышлы чыкты дип уйлыйм. Безгә I нче дәрәҗәдәге лауреат дипломын тапшырдылар. Бу ноябрь аенда каршы алачак 10 еллык юбилеебызга зур бүләк булды.

“Тамаша” шул ук номинациядә бик оста рәвештә “Кәккүк чәе” йоласын сәхнәләштереп 2 урын яулады. Аларның артистларча сәхнәдә үзләрен тота белүләрен, оста сөйләмнәрен, хәрәкәтләрен бер тында карады тамашачы. Ә “Сандугач” “Кичке уен” күренеше белән “Иң яхшы вокал коллективы” номинациясендә 2 дәрәҗәдәге дипломга иреште.

Өченче көнне Г.Камал театры каршындагы сәхнәдә өлкәбез фольклорчылары да чыгыш ясадылар.

Г.Камал янындагы мәйданда яныбызга Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Умеров килделәр, алар Төмәндә үткән матур, файдалы семинарны искә алдылар.

Шатлыгы белән уртаклашырга теләп Ялутор шәһәреннән Зөһрә Кожевникова да шалтыратты:

– Без фестивальнең ачылу тантанасында Ялутор шәһәренең 360 еллыгына багышланган җырыбызны башкардык. Төп сынаулар барган көнне дә композициябезне күрсәтүгә, өлкә Думасы депутатлары һәм милләтләр эшләре комитеты ярдәме белән тектереләсе яңа киемнәребезне әзерләүгә үлчәмнәр биреп килдек. Кичен “Кичке Казан” экскурсиясендә булдык. Аеруча гала-концертта “Тамаша” ансамбле белән “Төйдерешләр” чыгышын башкаруыбыз истәлек булып калды. Меңләгән халык каршында өлкәбезгә генә хас бию хәрәкәтләрен күрсәттек. Барыбыз да сәламәтлеккә зарланмыйчан, рәхәтләнеп җырлап-биеп, башкаларны карап канәгать булып кайттык. Беренче Аллаһы Тәгаләмә, аннары делегациябезнең җитәкчесе “Яшь буын” оешмасы рәисе Фәрид Кормановка, фестивальне оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә, - дип сөйләде ул.

Үзенчәлекле себер татарлары фольклорына игътибар зур. Аны борынгыдан эзләп табучы ансамбльләр елдан-ел кызыксынып, тырышып төрле йолаларны тәкъдим итәләр. Чиксез күп материалны яңадан искә төшереп, тамашачыга күрсәтәләр. Әби-бабаларыбыздан ядкәр булып тапшырылган халык авыз иҗаты, милли җәүһәрләребез эзсез югалмасын иде, барланып та барсын иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума