Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Более 280 сельхозорганизаций и КФХ Тюменской области ведут обмолот зерновых и зернобобовых культур. Бүгенге көндә 186 мең гектарга якын урылган, бу барлык чәчелгән мәйданнан 28% ка артык. Тулаем җыем 483 мең тоннаны тәшкил итә, уңыш – гектардан 25,5 центнер. Упорово районы - лидер, монда 50% тан артык мәйдан урылган. Заводоуковск шәһәр округында – 46%, анда иң югары уңыш - гектардан 32 центнер. Урып-җыюның тизлеге былтыргы белән чагыштырганда югары. Аграрийлар арсеналында 1675 бодай уручы комбайн, 350 бодай киптергеч (268е газлаштырылган) бар. Параллель рәвештә туфракны һәм орлыкны киләсе сезонга әзерләү бара.

* * *

О тюменских товарах узнает весь мир. Төмән өлкәсенең кече һәм урта эшкуарлык субъектлары үзләренең товарлары турында мәгълүматны Alibaba.com зур электрон сәүдә мәйданына урнаштырырга мөмкин. Яңа хезмәт күрсәтүне Төмән өлкәсе булышлык күрсәтү үзәге тәкъдим итә. Өч иң алдынгы, иң перспективалы производство яисә сәүдә оешмасы бер ел дәвамында киң электрон мәйданда түләүсез хәбәр урнаштыра алачак.

* * *

Первоклашкам Тюмени помогли собраться в школу. Август азагында “Яшь гвардия” Төмән бүлеге командасы һәм SMOTRA. RU автомобиль хәрәкәте берләшеп өлкә үзәгенең беренче сыйныфка керүче сабыйларын 1 сентябрь – Белем көне белән котладылар. Бәйрәм “Гаилә” балигъ булмаганнар өчен социаль-реабилитация үзәгендә үткәрелде. Чара кысасында оештыручылар 10 аз керемле гаиләнең балаларына мәктәпкә әзерләнергә булыштылар. Балаларга уку өчен мөһим булган әйберләр белән рюкзаклар бүләк иттеләр. Анда ручкалар, карандашлар, дәфтәрләр, буяу һәм башка әйберләр салынды. Бәйрәм программасы оештырылды. Аниматорлар экзотик хайваннар сурәтләнгән аквагрим ясадылар.

* * *

ОКБ №2 будет работать с санитарной авиацией. “Сәламәтлекне саклау” милли проектын реальләштерү кысасында 2 нче өлкә клиник шифаханәсе территориясендә өлкә казнасы акчасына вертолет мәйданын җиһазлаячаклар. Вертодромның барлыкка килүе санавиацияне файдаланып вакытында экстрен медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, шул исәптә ерак районнарда яшәгән пациентларга.

* * *

В Тюменской области создадут новые площадки ГТО. РФ регионнары рейтингына эффект ягыннан туры килеп, “Хезмәт һәм оборонага әзер бул” (ГТО) комплексын реальләштерү буенча Төмән өлкәсе 85 субъект арасында икенче урында исәпләнә. Регионда 26 муниципалитетта ГТОга тест үткәрү буенча 34 үзәк эшли. Быел тагын ике муниципаль оешмада мәйданнар төзеләчәк. Нормативны тапшыру өчен әзерләнергә спорт мәйданнарын мөһим булган тренажерлар, корылмалар белән тәэмин итәчәкләр. Шулай ук алар мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә каралачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума