Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские врачи доказывают: на селе можно комфортно жить и работать. Яшь табиб-белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсе һаман да актуальлеген югалтмый. 19 нчы өлкә шифаханәсенең (Төмән районы) кадрлар хезмәте вакансияләрне махсуслаштырылган сайтларда урнаштырудан, эш тәэмин итү үзәге белән үзара бәйләнештән алып, максатчан килешүләр буенча белгечләр әзерләүгә кадәр барлык ысулларны куллана. “Земский доктор” федераль программасында катнашуны пропагандалыйлар, аның буенча авыл табиблары – 1 млн сум, фельдшерлар 500 мең сум акчалата компенсация алдылар. 19 нчы өлкә хастаханәсенә 2024 елга кадәр медицина университетында максатлы килешү буенча белем алучы 37 яшь белгеч килүе көтелә.

* * *

Здание новой школы в Тюмени будет в пять раз больше снесённого. 2022 елның икенче кварталында Төмәндә Комсомольск скверы янында яңа мәктәп төзелеше төгәлләнәчәк. Бина иске, сүтелгән 30 нчы мәктәптән биш тапкыр зуррак булачак. Укучылар өчен өч блок (кече, урта һәм өлкән звено) химия, физика, информатика, биология фәннәре өчен махсуслаштырылган кабинетлар, остаханәләр, актлар, спорт һәм гимнастика заллары, китапханә һәм ашханә булачак. Проект 1 200 урынга исәпләнгән.

* * *

Учеников начальных школ Тюменской области обеспечат горячим питанием. Төмән өлкәсе башлангыч мәктәп балалары (97,8 меңнән артык укучы) 2020 елның сентябреннән РФ Президенты Владимир Путин әмере буенча, кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. “Кайбер өлкәләр өчен яңалыкны этаплап алып баруга күчеш чоры билгеләнгән. Төмән өлкәсе инициативаны гамәлгә ашырырга әзер”, - диде губернатор Александр Моор. Менюны төзегәндә үсеш, физик яки эмоциональ йөкләнеш артуга, тышкы мохит шартларын үзгәртүгә бәйле ихтыяҗлар исәпкә алынган.

* * *

В трех районах Тюменской области начали заготовку силоса. Алар: Заводоуковск шәһәр округы, Омутинка, Упорово районнары. Бүгенге көндә 2,8 мең тонна силос әзерләнде. Заводоуковск округы лидер – 1,9 мең тонна хәстәрләгән, Омутинка – 600, Упорово 300 тонна. Сенаж әзерләү дәвам итә. 22 районнан Вагай, Викулово, Сладково районнары планны арттырып үтәделәр. Иң югары күрсәткеч - Вагай районында. Өлкә буенча барлыгы 585,3 мең тонна сенаж әзерләнгән (81%). 2019 елда шул ук вакытта траншеяларга 668,5 мең тонна сенаж салынган (94%). Өлкәдә 57 хуҗалык печән әзерләгән, шуларның 19ы планны үтәгән. Лидерлар арасында Уват, Исәт, Вагай районнары. Барлыгы 138,5 мең тонна печән хәстәрләнгән (107%).

* * *

В Тюменскую область поступила первая партия вакцины против гриппа. Төмән өлкәсенең медицина оешмаларына гриппка каршы вакцинаны бүлә башладылар. Бүгенге көндә регионга өлкәннәр өчен вакцинаның беренче партиясе килде – 340 мең доза (билгеләнгән санның 65 %ы). Өлкәннәргә “Совигрипп” һәм “Флю–М” маркалары белән прививка ясаячаклар. Тиздән “Совигрипп” вакцинасының балалар өчен беренче партиясе киләчәк.

* * *

В России появятся электронные свидетельства о рождении. Бу чара медицина оешмаларыннан гражданлык хәле актларын теркәү органнарына гражданлык хәле актларын теркәү өчен шәхси мөрәҗәгатьтән башка тиешле таныклыкларны тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Туу турында таныклык электрон булсын өчен әнинең ризалыгы кирәк. Элек туу турында медицина таныклыгын бары тик басма рәвештә генә – медицина таныклыклары бланкы төрендә генә алырга мөмкин иде.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836