Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Мәчеттә җәйге лагерь үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул - олы амәнәт. Һәм аның жаваплылыгы бик зур.

Аллаһы Тәгалә «Нәхел» сүрәсенең 93 нче аятендә: «Кылган эшләрегездән, әлбәттә, соралырсыз, сакланып эш кылыгыз», - ди. Гаилә кору, балалар үстерү, аларны тәрбияләү, яхшылыкка яки яманлыкка гадәтләндерү бәндәнең кылган гамәлләреннән санала һәм алар турында Кыямәт көнендә соралачак.

Җәй көннәрендә Төмән шәһәренең бер читендә урнашкан Кугалы мәчете бинасында (Матмас), башлангыч һәм урта класс мәктәп укучылары өчен ислам дине дәресләре оештырылды, кызлар да, малайлар да катнаштылар. Дәресләр программасы бик җайлы һәм җиңел итеп төзелгән. Иртәнге 10.00 сәгатьтә укулар башлана, тәнәфес вакытларында балаларга хәрәкәт, төрле уеннар һәм мәчет тирәсендә йөгерү, спорт чаралары күздә тотылган. Өйлә намазының вакыты җитсә (13.00), балалар намазда катнашалар, моннан соң алар өчен төшке аш тәкъдим ителә, аннары укулар 15.00 сәгатькә хәтле дәвам итә.

36-2-25

Мондый әһәмиятле һәм зарури булган дәресләр Кугалы мәчетендә еш кына булгалый. Укучылар бөтенесе диярлек гарәп әлифбасын үзләштергәннәр, укырга, язарга өйрәнгәннәр. Укытучы абыйлар - Равшан (Абдулла) Мирзагулов, Альберт Закиров, Рамил Вәликаев һәм яшь укытучы Якуб Алеев балалар өчен бик тырышып, үзләренең кызыклы дәресләрен алып бардылар. Шулай ук җәйге укулар барышында, балалар өчен мәдәни чаралар, музейларга, тарихи урыннарга сәяхәт планлаштырылган. Бу юлы Ямбай авылының Нигъмәтулла Кармышаков - Сәйдуков исемендәге мәчет белән танышкач, аннары авыл музеенда экскурсия уздырылды. Музей житәкчесе - Нэля Фәйзуллина һәм Луиза Цинн балаларга монда тупланган экспонатлар, тарихи документлар турында сөйләделәр.

Җәйге лагерьның соңгы көнендә Кугалы мәчетендә тантаналы рәвештә укуларда катнашкан балаларга, укытучы хәзрәтләргә мәчет җитәкчесе Руслан (Сөләйман) хәзрәт Садретдинов кулыннан рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әйтергә кирәк, мәчет күләмендә, шулай ук аның тирә-ягында төрле спорт уеннары - футбол, волейбол, баскетбол үткәрелеп тора. Бик күпләр спорт юлында зур уңышларга да ирешә алдылар. Патриотик яктан, Ватанны чын сөю, яшьләрне физкультура ягыннан чыныктыру чаралары уңышлы алып барыла.

Бүгенге көндә бик мөһим һәм актуаль булып торган тема - МХОгә булышу, хәрби хезмәттә катнашучы якташларыбызга ярдәм кулы сузу, гуманитар йөкләр әзерләп, аларны тиешле урыннарга житкерү буенча Кугалы мәчетенең, Руслан хәзрәт Садретдиновның һәм аның ышанычлы ярдәмчеләренең роле әйтеп бетергесез зур.

Киләчәктә дә Кугалы мәчете башкалар өчен сокланырлык хезмәтләре белән тиешле үрнәк булып торачак дип әйтәсем килә.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Кугалы мәчетендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836