Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Укытучылар форумында

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә «Тубыл мәгарифе-2025: конструктив яктан мөһим» муниципаль мәгариф системасы юнәлешләренең актуальлеге, киләсе елга бурычларны билгеләү һәм «уку вакыты» темасы буенча укытучылар форумы үтте.

36-71-25

Чарада әйдәп баручы укытучылар, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, муниципалитетлар вәкилләре катнаштылар, узган уку елына нәтиҗә ясалды. Җыелучылар фикер алышып, шәһәрнең мәгариф системасын алга таба үстерү векторларын билгеләделәр, уңышларга ирешкән җитәкчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр бүләкләнде. Пленар утырыш президиумы эшендә шәһәр башлыгы Петр Вагин, Төмән өлкәсе Думасы депутаты Владимир Майер, Тубыл шәһәре Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин, Тубыл шәһәре башлыгының беренче урынбасары Яна Зубова, мәгариф департаменты директоры Юлия Шанаурова катнаштылар. Петр Вагин һөнәрләренә тугрылыклы, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен укытучыларга рәхмәт белдерде. Мәгариф мохитен модернизацияләү, сәләтле укытучыларга ярдәм итү һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү бурычларына аерым игътибар бирелде. Пленар утырыш барышында муниципаль берәмлекнең төп казанышлары тәкъдим ителде. Юлия Шанаурова Тубыл шәһәре мәгарифен үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләде. Тәҗрибәләре белән мәктәп директорлары уртаклаштылар. Пленар утырышның бүләкләү тантанасында балаларны укытуда, тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән, инновацион методикалар керткән укытучылар, тәрбиячеләр мактау билгеләре, мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән 15 нче мәктәп укытучысы Татьяна Смурова, тәрбияче Гөлфия Абайдуллина бүләкләнде. 5 нче мәктәп укытучысы Марсельеза Хәсәновага да Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар.

Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен мәгариф отличнигы исеменә безнең милләттәшләребез, укытучылар Флорида Сәйфуллина, Рамилә Абуталипова лаек булдылар. «РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исеме бирелүе белән Зилә Наймушинаны котлыйбыз. Конференциядә укытучыларга, тәрбиячеләргә эшләрендә иҗат һәм һөнәри уңышлар теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836