Сентябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Кәеш авылы мәчете ачылуга, бөтен Төмән өлкәсеннән дин кардәшләр җыелды, шул кадәр машиналар монда беренче мәртәбә булгандыр.
Дин ул — юл дигән сүз. Динсез кеше үзенә туры юлны да сайлый алмый. Шул туры юлны сайлар өчен, яшьләрнең колагына, күңеленә динне ирештерү өчен мәчет кирәк.
Мәчет — ул Аллаһ йорты, Аллаһка сәҗдә кылу өчен төзелә. Ачыла икән, ул эшләргә, намаз укылырга тиеш: намаз укылса — ул авылга дога кылып тора, укылмаса — рәнҗеп тора икән. Мәчеткә бару — ул үзе садака. Анда баручыга адым саен бер савап языла, бер гөнаһысы кичерелә, — дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (галәйһиссәлам). Мәчетне төзүдә катнашучыларга, садака бирүчеләргә, садаканы җыеп, бөтен материалны ташып, халыкны туплап, мәчетне тантаналы рәвештә ачу дәрәҗәсенә җиткергән башкаручы, шушы мәҗлесне оештыручы Ишмөхәммәд хәзрәт Аитовка, Кәеш авылы халкына, булышучыларга, сый-хөрмәт пешерүчеләргә шул кадәр халыкны кунак иткәннәре өчен Аллаһының рәхмәтләре яусын. Мәчетнең нурлы манарасыннан моңлы азан тавышы тынмасын!
Тантаналы бүлектән соң матур, күңелле, эчтәлекле концерт та булды. Сала, Ваңгы, Александровка артистларының тырышлыгы белән зур концерт оештырылган иде. Ул җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды, алып баручысы Алсу Алиева иде.
Кәеш авылы халкы исеменнән Әминә КӘРИМОВА,
Яркәү округы, Яңа Кәешкүл авылы.