Главная

Бер күрешү – үзе бер гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

Юкка чыккан татар авылларын барлау, авыл булган урыннарга истәлек тактасы, таш кую, шәҗәрәләрне өйрәнү, тәҗрибә бәйрәмнәре уздыру кебек эшләрне милләттәшләребез бик теләп башкаралар. Шундый авылларның берсе – Кашагал (Ялутор округы, Мәңгәр авылыннан ерак түгел урнашкан). 2009 елда Беркут авылы администрациясе булышлыгы белән авыл булган урынга истәлек ташы куелган иде. Бу эшне башлап йөрүче һәм хәзер дә дәвам итүче өлкәбездә танылган шәхес, галим, игелекле гамәл белән янып йөрүче – Максим Сагидуллин. Аның инициативасы белән 2010 елдан башлап, Мәңгәр авылында Кашагал авылы зиратында ятучы авылдашлар рухына багышлап хәтем ашы уздырыла.

Быел бу игелекле чара 15 нче тапкыр оештырылды. Авылдашларның җыелу урыны, гадәттәгечә, Мәдинә апа Рамазанова өендә узды. Бу мөлаем йөзле, сабыр холыклы татар хатыны кунакларны ачык йөз, өстәл тулы милли ризыклар белән каршы ала, кунаклар үзләре белән дә алып киләләр. Кашагалдан чыккан халыкның нәсел җепләре өзелмәгән, һәр елны очрашуга төрле яклардан бик күп халык җыела. Шунысы куанычлы: олылар белән бергә яшьләр, бала-чага да бу күңелле чарада бик теләп катнаша. Үткәнен белмәгән – киләчәген белмәс, ди халкыбыз. Бу күренеш буыннар бәйләнешенең яхшы үрнәге.

Максим Александрович очрашуны һәр елны бик җентекләп һәм мәгънәле итеп оештыра. Быел да җомга көненә туры китереп, дини йолаларга таянып очрашу эчтәлекле һәм күңелле үтте. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары өлкәбездә танылган дин әһелләре - Ялутор шәһәреннән Мәүлет Сафаров, Шәүкәт Латыйпов, Муллаш авылы мәчете имамы Хәмзә Нурмөхәммәтов, Төмәннән Рифкать Булатов (2025 елда хаҗ сәфәрендә булып кайткан) катнаштылар. Хәтем ашын Муллаш мәчете имамы Хәмзә абый алып барды. Җомга намазыннан соң Коръән аятьләрен укып, изгеләргә, әрвахларга дога кылынды.

Бу чараны оештыручыларга, өстәл әзерләүчеләргә, Сәрвәр апага (Максимның әнисе), Мәдинә апага аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Бәйрәмне үткәрүдә, чыннан да, аларның ярдәме бик зур.

Очрашуның икенче өлешендә Максим Александрович Кашагал авылының тарихы буенча җыелган документлар белән таныштырды. Ул инде берничә ел Кашагал авылы кешеләренең шәҗәрәсен өйрәнә. Безнең халыкта «җиде буын бабаларыңны белү тиеш» дигән гыйбарә яшәп килә. Шәҗәрәңне никадәр тирәнрәк белсәң, шулкадәр яхшырак: туганнарың, кардәш-ыруың да шулкадәр күбрәк, дигән олылар. Максим өйрәнгән шәҗәрә чарада катнашучыларны бик кызыксындыра, һәркем үз токымын беләсе, өйрәнәсе килә.

Очрашуда Сәел авылыннан килгән кунак – Гөлсинә апа Газизованың да чыгышы бик эчтәлекле һәм урынлы булды. Ул да бу чарада катнашучы яшьләр, балалар өчен шатланып, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Җирле шагыйрәбез Альбина Сәйдимова үзенең шигырьләрен укуы, үзе язган җырларын матур итеп башкаруы чарага ямь өстәде.

Ерак юлны якын итеп килгән дин-кардәшләргә, оештыручыларга, Максимга кунаклар һәм үз исемемнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Башкалар да үз туган төбәкләрен шулай яратсыннар, өйрәнсеннәр, белсеннәр иде дигән теләктә калабыз.

Фәнисә ЗИННӘТУЛЛИНА,
Төмән округы, Муллаш авылы.
Рәсемдә: хәтем ашында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума