Түбән Тәүде муниципаль округы оешуга бәйле чаралар кысаларында, Тарман авыл җирлегенә керүче Урта Тарман авылында зур һәм күңелле Авыл көне узды. Бу бәйрәм себер татарлары яшәгән әлеге борынгы төбәк халкының никадәр бердәм, оешкан һәм үз авылларын яратучы булуын тагын бер тапкыр исбатлады.
Бәйрәмнең иң игътибарга лаек ягы – аны оештыру өчен зур бюджет акчалары тотылмады. Урта Тарман халкы бөтен эшне үз көче белән башкарып чыкты. Авыл активистлары, олысы-кечесе бергәләп, бәйрәм мәйданчыгын төзекләндергәннәр һәм тәртипкә китергәннәр. Уеннарда катнашучылар өчен бүләкләрне дә халык үз кесәсеннән акча җыеп сатып алган. Моннан тыш, авыл сылулары һәм остабикәләре кунаклар өчен сый-хөрмәт белән тулы зур бәйрәм өстәле әзерләгән.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше – сәхнәдә авылдашларны хөрмәтләү булды. Түбән Тәүде муниципаль округы башлыгы Сергей Борисевич һәм җирле территориаль бүлек җитәкчесе Ләйлә Хәлилова Тарман авыл җирлегенең иң актив кешеләренә, төрле өлкәләрдә тырышып эшләүче хезмәткәрләргә тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Хатын-кызлар хәрәкәте дә игътибардан читтә калмады. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина сәхнәгә чыгып, округның «Уңган хатын-кызлар» клубының иң актив әгъзаларын һәм аның җитәкчесен аерым билгеләп үтте, аларга зур рәхмәтен җиткерде һәм бүләкләр бирде.

Халыкның аеруча алкышларына округ депутаты Гөлфара Уразова лаек булды. Нәкъ менә ул авылның иң кадерле кешеләренә – яңа туган балалы гаиләләргә, яшь парларга, күпне күргән озын гомерле өлкәннәргә, батырлык үрнәге булган МХО белән бәйле гаиләләргә һәм күп бала үстерүче батыр аналарга (мать-героиня) сәхнәдән торып истәлекле бүләкләр өләште.
Авылда барлыгы 5 зур уен мәйданчыгы оештырылган иде. Аларның һәрберсендә тамашачылар һәм катнашучылар күп булды. Бу мәйданчыкларда татар халкының үзәгенә үтеп кергән 10 төрле милли уен уйнатылды. Балалар да, өлкәннәр дә зур дәрт белән әлеге борынгы уеннарда катнаштылар.
Көч сынашырга яратучылар өчен футбол, көрәш һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар кичке караңгылыкка кадәр дәвам итте.
Барлык кунаклар һәм авыл халкы өчен чәй табыны корылды, ә тәм-томнар, пироглар һәм милли ашларны актив авылдашлар, мәктәп укытучылары һәм «Уңган хатын-кызлар» клубының җаваплы ханымнары әзерләде.
Урта Тарман авылында узган бу чара – туган җирне яратуның, гореф-гадәтләрне саклауның һәм татулыкның якты үрнәге. Бердәм авылның киләчәге дә якты һәм өметле!
Лилия НИГЪМӘТУЛЛИНА,
Түбән Тәүде округы,
Тарман авылы.
Рәсемдә: бәйрәмдә.