Главная

Эчтәлекле патриотик чара

последние и лучшие новости искусства в мире

Дәүләт флагы көне Тубыл шәһәрендә тантаналы бәйрәм чаралары белән үрелеп, матур үтте.

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Россия Федерациясе флагына багышланган эчтәлекле патриотик чара үткәрелде. Дәүләт флагы көненә багышланган уеннар аша балаларга ак, зәңгәр һәм кызыл төсләр нәрсәне аңлатканы, аларның флагта урнашулары турында сөйләделәр. Илебез символлары, аларның әһәмияте турында тәрбиячеләр һәм укытучылар балалар белән кызыклы әңгәмә оештырдылар. РФ Гимнын тыңлаганнан соң, спорт ярышлары, эстафеталар үткәрделәр. Балалар үзләрен тизлектә, җитезлектә сынадылар, команда белән бердәмлектә ярышларда катнаштылар. Дус, тату, бердәм булырга өйрәткән уеннар балаларның күңеленә хуш килде. Мондый чаралар балаларда кече яшьтән патриотик хисләр, туган илебезгә мәхәббәт һәм горурлык тәрбияләргә ярдәм итә.

36-3-36

Мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Әлфия Петухова Себернең тарихи үзәгендә, Тубыл Кремле диварлары янында елның иң масштаблы спорт вакыйгаларының берсен — «Тубыл ярыммарафоны»н ачу тантанасында катнашучыларның берсе булды. Ул: «Бөтен Россиядән һәм чит илләрдән 3000нән артык йөгерүче «Рекордка барам» девизы астында катнаштылар. Һава торышы шәп, көн матур, кояшлы булды. Чара барлык катнашучыларның күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Мондый чаралар туган илебезне, шәһәребезне яратуны көчәйтә, горурлык хисләрен уята, милли символларга хөрмәт тәрбияләргә дә ярдәм итә. Күпмилләтле Тубыл шәһәрендә дус, тату, спортны яраткан күп якташларыбыз яши. Шәһәр халкын дәүләт бәйрәмнәре белән ихлас күңелемнән котлыйм. Бергә һәм бердәм булыйк!» — дип фикерләре белән уртаклашты.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Әлфия Петухова.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума