Иске Кәешкүл (Кәеш) — Яркәү округының үтеп булмый торган сазлыклар арасында, зур матур күл буенда урнашкан авыл. Элек монда кыш көннәрендә генә, сулар белән сазлыклар туңгач кына барып була иде. Хәзер авыл үзәгенә кадәр юл салынган, бару бик җиңел. Авылда мәктәп юк, балаларны автобус белән Яңа Кәешкүл (Сала) авылы мәктәбенә йөртәләр. Бүгенге көндә авылда 49 йорт исәпләнә, 151 кеше яши.
1878 елда Иске Кәешкүл авылында беренче мәчет барлыкка килә. Аны төзүче — Әид Исәнбактиев. 1903 елда Әид хәзрәт үзенең улы Исәнбактый Аитовны мәчет имамы итеп билгели. Ул күп еллар бу вазыйфаны намус белән башкара. Бу изге эшне авылда буыннан-буынга Аитовлар гаиләсе дәвам иткән. Иске мәчетнең бинасы зур булган, озынлыгы 16 метрга җиткән. Үз вакытында монда мәдрәсә эшләп торган, укытучылар Тубыл округының Күкрәнде авылыннан килгәннәр. Архив мәгълүматларында Нияз хәзрәтнең исеме дә телгә алына. Мәчетне төзүчеләр Олы Юршак (Тубыл округы) авылыннан булганнар дигән мәгълүмат сакланган.

1941 елның июлендә Яркәү хәрби комитетыннан Иске Кәешкүл авылының Хәсим Аитов сугышка алына. Бөек Ватан сугышында зур батырлык күрсәткән өчен ул күп медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән. Сугыштан соң авыл хуҗалыгындагы тырыш хезмәте өчен «Яркәү районының мактаулы гражданы» исеменә лаек була.
Быел, август аенда, Иске Кәешкүл авылында яңа мәчет — Аллаһ йорты калкып чыкты. Мәчет манарасының очында көмеш ай балкып, тирә-якка нур сибә. Мәчетне барлыкка китерү — бары тик халыкның үз көче белән оештырылган изге гамәл. Төзү эшләрен башыннан ахырына кадәр уңышлы алып баручы Ишмөхәммәд Аитов XIX гасыр ахырында мәчет төзегән имамнарның алтынчы буыны. Быел аңа 70 яшь тулды, Әлхәмдулиллаһ.
Мәчет ачылу тантанасына Төмән өлкәсенең төрле округ-авылларыннан, шулай ук Мәскәү, Төмән, Чиләбе, Курган өлкәләреннән 250-300ләп кунак килде. Яңа мәчет каршындагы ачык бинада зур аш мәҗлесе оештырылды. Сарыклар суелып, итле шулпа, пылау, карбызлар, алмалар, баллы чәйләр белән өстәл әзерләнде. Бәйрәм кичәсе артистлар чыгышы белән тәмамланды.
Ишмөхәммәд хәзрәт мәчет төзүдә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләрен юллады: «Төзү эшләрендә иң зур ярдәмне Азис Исин күрсәтте. Актив катнашучылар арасында Реваль Хөснетдинов, Рәшид Вәлитов (материаль ярдәм), Ниязовлар гаиләсе (Әйтбай, Исмәгыйль, Әхмәт), Әүкәт Шәрипов, Марат Шәрипов, Назаровлар (Мәүлет, Сабир, Мөчип, Заир), Әминовлар (Рудольф, Ринат), Мәрвән Аитов балалары Ринат, Ильмар, Али белән, Таштимер Алеев, Эдик Муллабакиев, Данир Аитов, Айдар Ижбулаев, Динар Карымов, Шакир Әминов, Зәкәрья Әшербакиев, Әхмәт Әминов, Дәүләтбәк Ниязов, Айрат Курманбаков, читтән килгән ярдәмчеләрдән Сафиулла Моратов һәм башкалар бар.

Төзелеш материалларын ташуда Изил Абдразаков, Динар Гайсин, Ринат Әминов, Мәрвән Аитов актив булдылар. Пилорамада эшләүчеләр: Карл Абдразаков, Исхак Әйткулов, Руфат Әнвәров, Рамил Халиков, Динар Мөхәммәтшин. Бигрәк тә Рамил Мөхәммәтшин белән Хәлил Әнвәровның катнашуын аерым билгеләп үтәсе килә.
Хәйдәр Хәсәнов та бик актив ярдәм итте һәм итә — ул үз машинасында көн саен килеп, эшләрне төгәлләүгә зур өлеш кертте.
Барчага да бу изге эштә катнашканнары өчен зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә барыгызга да җәрия садакасы буларак зур савап язсын! Раббыбыз гамәлләрегезне кабул итсен, әҗерләрегезне мул итеп бирсен! Әмин!»
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.
Рәсемнәрдә: яңа мәчет.