Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Күңелләрдә милли рух уятып

последние и лучшие новости искусства в мире

Милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калу - бүгенге көндә безнең иң мөһим бурычларыбызның берсе. Бу кыйммәтләрне балачактан ук сабыйларның күңеленә сеңдерү аеруча әһәмиятле. Нәкъ менә шушы максаттан, Түбән Тәүде районының Тарман авыл җирлегендә балалар өчен онытылмаслык зур бәйрәм — чын татар рухлы балалар Сабан туе оештырылды.

Чараның төп максаты — үсеп килүче буынга халкыбызның онытылып баручы традицион уеннарын күрсәтү, туган телгә карата мәхәббәт уяту һәм мәдәни мирасыбызны җиткерү иде. Бу күркәм һәм җаваплы эшне Тарман мәдәният йортының культоештыручысы Лилия Нигъмәтуллина һәм мәдәният буенча волонтер Розолина Масямова бергәләп оештырдылар. Шунысы куанычлы: авыл җирлегендә шундый фидакарь, үз эшләрен яратучы һәм милли җанлы белгечләр бар.

Бу көнне бәйрәм мәйданы балаларның шатлыклы тавышларыннан, яңгыравыклы көлүләреннән гөрләп торды. Сабантуй программасы искиткеч бай һәм кызыклы итеп әзерләнгән иде. Балалар бөтен халык яратып уйнаган традицион милли уеннарда — капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу, чүлмәк вату һәм башка күп кенә җитезлек таләп иткән ярышларда зур азарт белән катнаштылар. Нәниләр генә түгел, өлкәнрәк балалар да үзләренең осталыкларын, көчләрен һәм җитезлекләрен сынап карарга ашыктылар.

Оештыручылар һәр уенның кагыйдәләрен балаларга туган телдә аңлаттылар, бу исә балаларның сүзлек запасын баетуга һәм татар мохитен тоярга ярдәм итте. Уеннар шулкадәр күп иде, мәйданчыкта бер минут та тынлык булмады. Иң мөһиме - бәйрәмдә катнашкан бер бала да бүләксез калмады. Лилия Рауфат кызы һәм Розолина Ринат кызы балалар өчен күп кенә кызыклы һәм файдалы призлар әзерләгән иде. Һәр катнашучы үз уңышлары өчен лаеклы бүләкләр алды.

Балаларга бу бәйрәм искиткеч зур шатлык бүләк итте. Сабыйлар өйләренә күтәренке кәеф һәм онытылмаслык тәэсирләр белән кайттылар. Әти-әниләр дә оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Сирәк очрый торган мондый чаралар балаларның күңелендә милли горурлык хисен тудыра һәм аларны үз тамырларына якынайта.

Лилия Нигъмәтуллина сөйләгәннәр буенча
Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.
Рәсемдә: Сабан туенда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836