Главная

Халык өметләре аклана

последние и лучшие новости искусства в мире

Быелгы Мәүлид бәйрәмен Пушнаш-Маслау мәчетендә зур канәгатьлек белән каршы алып матур үткәрдек, көне дә ачык һәм кояшлы булды. Мәчет эче дә ремонттан соң танымаслык үзгәргән. Мәчет янындагы аш-су, никах һәм башка чараларны үткәрә торган аерым йортны аның хуҗалары Шамил Айнетдинов, хатыны Тамара Фәхретдин кызы бар көчләрен түгеп, ярдәмчеләр җыеп йортны ялт иттереп әзерләп өлгерделәр. Бәйрәмгә ямь өстенә ямь булып кунаклар: Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Әмир хәзрәт Балдинның килеп җитеп катнашулары, халык белән аралашулары зур бүләк булды. 45-50ләп җыелган авылдашлар-кунаклар рәхәтләнеп аларның сөйләгән вәгазьләрен, догаларын, шигъри чыгышларын тыңладылар һәм үзләре белән якыннан аралаштылар. Җыелган халыкка Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ятимлектә үскән тормышы, кешелек сыйфатлары, галимнәр белдерүе буенча, аның дөньяда билгеле булган бөек 300 шәхеснең берсе булуы, исеме алар рәтендә барлыгын сөйләдем. Рәсүлебез яшәгәндә биш нәрсәнең кадерен белергә кирәк дигән: картайганчы - яшьлегеңнең, чирләгәнче – саулыгыңның, ярлыланганчы – байлыгыңның, эшләгәнче – буш вакытыңның, үлгәнче – яшәвеңнең.

36-7-26

Мәчет имамыбыз Илфат Абдуллин бәйрәмнең шулай оештырылып үтүенә бик канәгать булып калды һәм чәйләр эчәр өчен тәмле, хәләл ризыкларын әзерләп алып килгән авыл хуҗабикәләренә зур рәхмәтләрен җитркерде. Алар: Суфия Айнетдинова, Рәхимә Уразмәтова, Гөлнара Бакиева, Флора Бакиева, Гөлфирә Алиева, Гөлшат Алиева, Фәүзия Мәмәтова, Лариса Туришева, Лариса Моратова һәм башкалар.

Йорт тирәсен коршап, чистартып, имам катнашы белән асфальт салучыларга да Аллаһы рәхмәтләре төшсен. Шулай киләчәк көннәрдә дә бердәмлектә, тынычлыклар урнашып китеп, дус-тату булып, динне-илне саклап яшәргә насыйп итсен. Халыкның якты өметләре акланып, хыяллары тормышка ашсын, Ходаем.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл округы, Маслау авылы.
Рәсемдә: Мәүлид бәйрәмендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума