Сентябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән янындагы татар авылында – Кырынкүлдә элекке мәчет бинасында этномәдәни мәктәп эшләп килгәнлеге турында укучыларыбыз яхшы белә. Мәктәп зур яңа бинага күчте. Ә мәчетне мөселманнарга кире кайтару турында сүз күптән ишетелә иде. Ниһаять, бу хыял тормышка ашкан.
«Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм җирле «Кырынкүл» мөселман дини оешмасы Казаровская урамы, 23а адресы буенча урнашкан тарихи мәчет бинасын кайтару буенча күпьеллык эшне тәмамлады. Шулай итеп, йөз елдан артык мөселманнарның рухи тормышы үзәге булып хезмәт иткән, ә совет чорында мәктәп буларак кулланылган мәчет үзенең законлы хуҗаларын кире тапты.
Бу бинаның тарихы XIX гасыр башына барып тоташа. Мәчет турында беренче телгә алу 1820 нче елларга карый. Архив мәгълүматлары буенча, агач мәчет 1822 елда бохаралы Тәүлетбәк Маппаров инициативасы белән төзелгән. 60 елдан артык вакыт узгач, баштагы бина искергәч, нигезен таштан ясап, яңадан төзекләндергәннәр.

Совет хакимияте килү белән 1929 елда мәчет һәм аның янындагы мәдрәсә ябыла. Яшәүчеләр инициативасы белән бина мәктәп ихтыяҗларына тапшырыла. Тик 2020 елда гына, 52 нче мәктәп өчен яңа корпус төзелгәч һәм укучылар заманча бинага күчкәч, мөселман җәмгыятенә тарихи изге урынны кайтару мәсьәләсен күтәрергә мөмкинлек туа.
Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте һәм «Кырынкүл» җирле мөселман дини оешмасы берничә ел дәвамында бу эш белән шөгыльләнәләр. Җәмгыять файдасына мөһим дәлил булып экспертлар нәтиҗәсе тора, ул бинаның дини билгеләнешен раслый: бинада михраб – стенадагы махсус уем бар, ул Мәккә якка юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә гаделлек җиңеп, тарихи мәчет мөселманнарга кайтарыла.
Җәмгыятьнең якын планнарында – мәчетне торгызу буенча зур күләмле эшләр. Бина эчендә капиталь ремонт үткәреләчәк. Тыштан хәзерге сайдингны алып ташлап, бинага тарихи кыяфәтен кайтарырга кирәк. Моннан тыш, торгызу проектында манара урнаштыру да каралган (ул 1960-нчы елларда сүтелгән).
Барлык эшләр тәмамлангач, мәчет Кырынкүл микрорайонында яшәүче мөселманнар өчен кулланылачак», - дип язылды өлкә мөселман дини идарәсе сайтында.
Шулай ук билгеле адвокат Руслан Нагиев та бу турыда ВКонтактедагы битендә сөйләде:
- Җәмәгать тыңлаулары барышында рус православие чиркәве һәм яһүд җәмгыяте вәкилләре бинаның мөселманнарга кайтарылуын хуплады. Ләкин аларның тавышлары азчылыкта калды. Нәкъ менә шул вакытта «Кырынкүл» мөселман оешмасы юридик ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать иттеләр. Без мәчет тарихын торгыза башладык һәм суд процессын әзерләдек.
Беренчедән, без экспертиза нәтиҗәсе алдык, ул бинаның баштан ук мәчет буларак төзелгәнен күрсәтте. Икенчедән, без судка манаралы бинаның тарихи фотоларын тәкъдим иттек. Шаһитлардан сорау алынды.
Өченчедән, без архив документларын күтәрдек, анда мәчет һәм аның имамнары, мөәзиннәре турында мәгълүматлар сакланган. Бу гомуми телгә алулар гына түгел иде: архивларда имамнарның исемнәре, шулай ук мәчеткә йөрүчеләрнең – ир-атларның һәм хатын-кызларның саны турында да белдек. Ягъни безгә бинаның гына түгел, ә бу урындагы дини тормышның тарихын торгызу мөмкин булды.
Ләкин судта безгә баш тарттылар. Без бу карарга каршы шикаять бирдек, ләкин апелляция инстанциясе суды аны үзгәрешсез калдырды. Без ахырга кадәр барырга гадәтләнгәнбез һәм кассация инстанциясе судына мөрәҗәгать иттек, нәкъ менә шунда борылыш булды. Кассация инстанциясе суды безнең дәлилләрне кабул итте һәм түбәнге инстанцияләрнең карарларын бөтерде, шәһәр администрациясенә тарихи бинаны мөселман җәмгыятенә тапшырырга йөкләде. Күптән түгел Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте бинаны диндарларга тапшыру процедурасы тәмамлануы турында хәбәр итте. Бу җиңү – коллектив хезмәте нәтиҗәсе, ләкин мин безнең хезмәттәшебез, адвокат Мансур Усмановны аерым билгеләп үтәсем килә, ул дини җәмгыятнең мәнфәгатьләрен судта яклады. Биш ел суд бәхәсләре, ике оттырылган инстанция, кассация – һәм нәтиҗәдә тарихи бина аны төзүчеләргә кайтарылды. Кайвакыт җиңү өчен соңына кадәр барырга гына кирәк.
Мәчетне торгызу өчен ярдәм җыю игълан ителгән.
Төмән өлкәсе мөселман-нарының Диния нәзарәте Кырынкүлдәге тарихи мәчетне торгызу проектына битараф булмаган гражданнарны мөмкин булган финанс ярдәме күрсәтергә чакыра. Акчаны Нигъмәтулла хаҗи исемендәге «Зәкәт» хәйрия фондына «для мечети Казарово» дип мәҗбүри билгеләп күчерергә кирәк.
Күчерү өчен реквизитлар:
Получатель: благотворительный фонд «Закят» (очищение) имени Нигматуллы Хаджи,
ИНН 7203609979,
КПП 720301001,
расчетный счет:
40701810493410000014,
банк получателя: ПАО «АК БАРС» БАНК БИК 049205805,
кор.счет:
30101810000000000805.
Тарихи мәчетнең кире кайтарылуы мөселманнар өчен зур шатлык, тарихи әһәмияткә ия яңалык.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.