#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйдә мөбарәк бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

37-19 сентябрь көнне Төмән районының Индрәй авылында район күләмендәге Корбан бәйрәме үтте. “Батыр” спорт комплексы территориясендә зур әзерлек белән оештырылган чарага яңгыр комачаулады, әлбәттә. Тантаналы ачылу өлешен тышта башлаганнан соң, бар кунаклар бина эченә үттеләр. Районның иң яхшы сәнгать осталары иң яхшы җыр-биюләрен тәкъдим иткән арада, берьюлы 200ләгән кеше аш-суга мул өстәлләр артында корбанлык иттән пешерелгән шулпа, пылау белән сыйландылар.

Бәйрәмне өлкә дини идарәсе җитәкчесе – мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков ачып җибәрде. Аннары алып баручылар: Гөлфия Бикмуллина һәм Изил Хәлиуллин сәхнәгә хөрмәтле җитәкчеләрне чакырдылар. Район башлыгының беренче урынбасары Николай Пуртов, өлкә Думасы депутатлары Фоат Сәйфитдинов, Александр Крупин, район Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Хәмзә Биктимиров, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин изге Корбан бәйрәме белән тәбрикләп, әлеге чаралар халыклар дуслыгын ныгыту, рухыбызны саклауда зур әһәмияткә ия, әлегедәй бәйрәмнәрне җитәкчеләр оештырып торсыннар, мәчетләр төзелсен, уңыш мул булып җыелсын, сәламәт яшик, дип теләделәр. Хәмзә Колчак улы: “Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең шулай зурлап район күләмендә үтүе өлкәдә Төмән районында гына традициягә керде.37-2 Бу изге көннең әһәмиятен халыкка аңлату, аны бергәләшеп шатлык, дуслык, миһербанлылык белән уздыру максат итеп куелган иде”, - диде.

Җитәкчеләр татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүдә зур өлеш кертүчеләргә, төрле чараларны оештыруда актив катнашучыларга бүләкләр бирделәр. Индрәй мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район автономиясе әгъзасы Рузилә Исмәгыйлова, “Пышны” җыр һәм бию ансамбле катнашучысы Әнисә Уразумбетова, “Родонит” клубы җитәкчесе Хөршидә Курманова, Төмән өлкә шахмат үзәге инструктор-методисты Сөембикә Вәлишина, “ТюменьТрансСтрой” һәм “Тюменьагромаш”оешмалары генераль директорлары Флорид Самкаев, Раиф Мөхәммәтҗанов, «Геостроймонтаж», “СТО АВТО-ТАТ”, «Геокад», «ТАТСтрой» генераль директорлары Марат Белалов, Алик Уразаев, Дмитрий Брагин, Рият Янабаевка Рәхмәтнамәләр тапшырылды.

Ә инде дини чараларны әзерләүдә, дини йолаларны үткәрүдә актив катнашучы ике дистәләгән индрәйлеләргә өлкә дини идарәсе җитәкчесе – мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Рәхмәтнамәләр белән олы хөрмәтен җиткерде.

– Бу чара район хакимияте, татар милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештырылды.

37-3Индрәй поселогы халкы өстәлләрдәге нигъмәтләрне булдыруда зур тырышлык куйдылар. Бәйрәмгә татарлар күпләп яшәгән 14 авылның хакимият башлыклары, 21 имам чакырылган иде, - дип хәбәр итте Альберт Мөхәммәтгали улы.

Кичкә кадәр төрле яклардан килгән кунаклар, авыл халкы сәләтлеләр иҗатын тамаша кылдылар, өстәлләр артында олысы-кечесе җитез хатын-кызлар (араларында барлык мәктәп укытучылары да бар иде) тырышлыгы белән кайнар изге аш ашау бәхетенә ирештеләр. Әлеге чара тормыштагы кайгы-шатлыкларның вакытлы гына мизгел булуын, якыннар, якташлар игътибары һәм җылы мөгамәләсе, кешеләр турында кайгырту, аларга мәхәббәт матди байлыктан өстенрәк икәнлеген раслады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836