Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәскәүдә себер татарларын танытып

последние и лучшие новости искусства в мире

37-10Күптән түгел Түбән Тәүде районының Тарман авылында иҗат итүче “Саз” фольклор-этнографик ансамбленең бер төркеме Мәскәүдә Россия халыклары милли әдәбиятлары фестивалендә булып кайтты. Алар чит илләрдән, төбәкләрдән җыелган халык алдында себер татарларының борынгы җырларын башкардылар. Балан, кабак шәңгәсе, кыздырылган табан балыгы, эртнек кебек милли аш-суларыбызны тәкъдим иттеләр. Фестивальдә себер татар телендә бастырылган китаплар күргәзмәсе дә булды. Екатерина Әхмәтҗанова, Разия Муллакова, Зөлфирә Абдразакова җәен генә тектерелгән яңа киемнәрдә үзенчәлекле җырлары белән тамашачыларны җәлеп иттеләр. Аларны фоторәсемгә төшереп, җырларның мәгънәсен сорап, бәлеш рецептларын язып алдылар. Кызларыбыз да башка милләтләрнең монда гына тыңлап була торган үзенчәлекле җырларын, шигырьләрен тыңлап, телләр буенча мастер-классларда катнашып күпне белделәр, тәҗрибә тупладылар, илһамланып кайттылар.

Россия халыклары әдәбияты антологиясен төзү советы әгъзасы - өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова соңгы вакытта “Бәйрәм-йола мәдәнияте” китабының 3 томын чыгару белән мәшгуль. Шуңа да, вакыты тыгыз булу сәбәпле, аның урнына бу аш-суга, җыр-биюгә оста фольклор осталарын җибәрергә карар кылынган. Алар тамашачыларны сокландырып, рәхмәтләр ишетеп кайтканнар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836