#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Без изменений: Владимир Якушев снова четвертый. Беренче урынны “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Свердловск өлкәсе губернаторын сайлавында җиңеп чыккан Е.Куйвашевка, икенчене – Чиләбе өлкәсе губернаторы Б.Дубровскийга, өченчене – ХМАО губернаторы И.Комаровага, бишенчене – ЯНАО губернаторы Д.Кобылкинга, алтынчыны – Курган өлкәсе губернаторы А.Кокоринга бирделәр.

* * *

Агропромышленная выставка в Тюмени: от традиционных продуктов до инноваций. Төмән, Чиләбе, Курган, Свердловск өлкәләренең, Югра һәм Ямалның 100дән артык агропромышленность комплексы, азык-төлек промышленносте предприятиеләре Төмәндә узган VIII регионара агропромышленность күргәзмәсендә катнаштылар. Монда ит, сөт продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башкасы күрсәтелде. Төмән өлкәсе стенды иң зурысы булды. Монда 40тан артык оешма 100дән артык продукциясен китергән. Күргәзмәне Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округында тулы хокуклы Вәкиле Игорь Холманских ачты. Җитәкчеләр һәр стенд белән танышканда продукциянең сыйфаты турында гына түгел, җитештерү күләме, тармакка инвестиция хакында кызыксындылар.

* * *

В Ярковском районе полным ходом идет жатва. 2016 ел нәтиҗәсе буенча авыл хуҗалыгында Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушевның күчмә байрагын яулаган Яркәү районы аграрийлары урып-җыюда быел да бирешмиләр. Районның игенчеләре регионда бөртекле һәм кузаклы культураларны уру буенча бөтен мәйданнан 67% уңыш җыеп, өченче урынга чыктылар. Районда иң алдынгы хуҗалык – “Ясень-Агро”. 10,5 мең гектар кырның яртысы чәчүгә бирелгән. 300 гектар уҗымны амбарга салдылар, хәзер бодай, арпа, солыны уралар. Икмәкнең уртача уңышы – гектарыннан 23 центнер.

* * *

ТюмГУ вошел в пятерку лидеров рейтинга Потанинского фонда. Владимир Потанин хәйрия фонды 2016-2017 уку сезоны нәтиҗәсе буенча ел саен уздырыла торган Россия университетлары рейтингын бастырды. Төмән дәүләт университеты уңай динамика күрсәтеп, лидерлар бишлегендә дүртенче урынны алды. 2016-2017 уку елында университетның 16 магистранты шушы хәйрия фонды стипендия алучысы булды, 8 укытучы грант яулады.

* * *

Тюменская филармония попадет в десятку залов мира с новейшей акустической системой. Шушы яңа акустик системаны Yamaha компаниясе вәкилләре куячаклар. Япония фирмасы Төмән өлкәсен зур проектка керткән. Мондый яңа акустиклы заллар Нью-Йоркта, Берләшкән Гарәп Әмирлегендә генә бар. Партерда утыручы тамашачы сәхнәдә барганның барчасын ишетәчәк. Урындыкларны алыштырмаячаклар, чөнки алар заказ буенча Италиядә эшләнгәннәр. Хәзер андыйларны ясамыйлар.

* * *

В Тюмени впервые состоялся чемпионат России по дзюдо среди ветеранов. Бәйгедә 30дан алып 64 яшькәчә ир-ат спортчылар катнаштылар. Урал федераль округы субъектларыннан 150дән артык ветеран көч сынашты. Омск, Новосибирск, Самара, Мәскәү, Кемерово өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Татарстаннан, Башкортостаннан спортчылар килделәр. Төмән өлкәсеннән уннан артык дзюдочы чыгыш ясады.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836