“Яңарыш”ка 28 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

“Бирешмә, сакла газетаны!”

( Якуб Занкиев һәм “Яңарыш” газетасы)

(Өзек архивтан алынды)

“Өлкәбездә татар телендә газета чыга башлаячак дигән хәбәрне ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады”, - дип яза Якуб Зәнкиев үзенең “Якташларыма бер сүз” дигән беренче статьясында (“Яңарыш” № 1, 1990 ел)...

...Беркем дә һәм беркайчан да “Яңарыш”ның язмышы турында Якуб абый Зәнкиев шикелле кайгыртмады һәм кайгыртмый. Иң авыр чакларда ул үзенең рухландыра, көч бирә торган хатлары белән безгә һәрвакыт ярдәмгә килде.

“Яңарыш” өчен һәр үткән ел – олы сынау. Ул сынауны уңышлы үтәсез дияр идем мин. Өлкәбез татарларына ул үзенең яшәргә хаклы булуын, тулы хокуклы икәнен раслады.

Көннән-көнгә газетабызга укучыларның игътибары үсүе, тиражы артуы, атнадан-атнага кешеләрнең аны сагынып көтеп алулары – аның авыр экзаменны уңышлы үтүенә көчле дәлил булып тора.

Иншалла, редакция хезмәткәрләре көннән-көнгә диярлек каләмнәрен очлый баралар, матур материалларның саны арта тора, төрле проблемалар күтәрелә, ќәмгыять корреспондентларының саны шактый артты...”

“Яңарыш” күпме талантларны ачты. Күпчелек шагыйрьләребез өлкән яшькә чыккач, соңлап ачылган гөлләрдәй чәчәк ата башладылар».

“Мин “Яңарыш”ны Казандагы якын язучы иптәшем Габделхәй Сабитовка ќибәргән идем. Ул сезнең редакциягә карата бик ќылы сүзләр язган: “Менә, газетагыз белән дә таныштым. Афәрин! Нинди әйбәт чыгара башлаганнар егетләрегез! Әдәби теле ќәһәтеннән дисеңме, эчтәлеге, фикер ягыннан дисеңме – һичбер тел тидерер урынын күрмәдем. Кечкенә генә шушы газетага күпме әйбер сыйдыра алганнар! Халкыбызның тарихы да бар биредә, әдәбият та, мәгърифәт тә, мәдәният тә...”

Якуб абыйның сүзләре белән әйткәндә: “Газетабыз өлкәбезнең татар халкын берләштерүдә, активлаштыруда гаять зур эшләр башкарды. Милли горурлыгы сакланган һәрбер якташыбыз моңа чиксез куана, газетабызны алдыра һәм яратып укый...”

Азат СӘГЫЙТОВ. 1997 ел.

* * *

Хөрмәтле “Яңарыш”лылар!

Сезне “Яңарыш”ның туган көне белән котлыйм. Барыгыз да исән-имин булыгыз, парлы яшәгез, бәхетле булыгыз, эшегезнең ямен-тәмен тоеп, матур гына эшләгез. Һәркайсыгызга да иҗади уңышлар телимен.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума