Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ветеранга автономия хөрмәте

последние и лучшие новости искусства в мире

37-2Өлкәбезнең күренекле шәхесе, татар мәдәнияте һәм мәгарифе эшлеклесе, танылган Гарифуллиннар педагогик династиясе вәкиле, атказанган мөгаллим, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан журналистлар, себертатар язучылар союзлары әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина быел 92 яшьлеген каршы ала. Әле яңа гына профессор, “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясе авторы Хәнисә Алишина җитәкчелегендә 44 ел гомерен укытучылык эшенә багышлаган «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» өлкәбез мәгарифе, тарихында зур роль уйнаган “Туган як әдәбияты” һәм “Себердә татар мәгарифе” китапларын язган мөгаллимә турында саллы гына җыентык басылып чыкты.

Галимәбез күренекле шәхесебез белән 1986 елдан тыгыз элемтәдә булып, аның тормыш хәлләрен яхшы белә. Соңгы вакытларда апаның аягы авыртып, йөрү авырлашкач, Хәнисә Чәүдәт кызы инвалидлар өчен коляска алу мөмкинлеге турында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Зиганшин янына бара. Ришад Сабир улы шунда ук олы хөрмәткә лаек мөгаллимәгә ярдәм итәргә ризалык бирә. Һәм яңа уку елы башланган көннәрдә Р.Зиганшин, Х.Алишина, дин әһелләре: Сөләйман Садретдинов, Хәмит Алишин белән Төмән районының Олы Акъяр авылына юл алдык. Анда “Яңа сулыш”, “Себер йолдызлары” телетапшырулары редакторы Ләйсән Фазлуллина операторы белән килгән иде инде.

Яшеллеккә күмелгән, кояш нурларыннан балкып торган өйдә күкрәге тулы бүләкләр белән хөрмәтле укытучы Люция апа Хәбибуллина һәм кызы Лилия Хатыйп кызы каршы алдылар. Люция Бәдретдин кызының шатлыгы чиксез иде. Ул хәзер урамга да чыгып йөри ала бит. Аякларга күпкә җиңелрәк булачак. Авыл имамы Әмир хәзрәт Балдин җитәкчелегендә мул өстәл артында өч имам Коръән сүрәләрен дә укыдылар.

- Хөрмәтле Люция апа бу коляскадан да күбрәккә лаек, без автономия советы әгъзалары белән киңәшеп, аңа бу уңайлылыкны тудырырга берсүзсез риза булдык. Бүген тантаналы рәвештә тапшырырга күренекле якташыбыз янына килдек. Монда бик җылы каршы алдылар. Без халкыбызның шундый ярдәмгә мохтаҗ сугыш һәм хезмәт ветераннарына булышырга тиешбез. Люция Бәдретдин кызына сәламәтлек, тыныч тормыш, бала-оныклар игелегендә озак яшәвен телисе килә. Аның кызларына, оныкларына яхшы караулары өчен рәхмәт әйтәбез. Өйдә чисталык, тәртип, - дип изге теләкләрен юллады Ришат Зиганшин. Аңа җавап итеп хуҗабикә олы рәхмәтен белдерде: “Изге күңелле, кешеләр белән аралаша белүче, уртак тел таба алучы, өлкәдә зур эшләр башкаручы автономия җитәкчесе Ришат Сабир улы кебек шәхесләр булмаса, минем эшчәнлегем дә халыкка тарала, барып җитә алмас иде. Хезмәт юлымда җыелган материаллар дәреслек итеп “Туган як әдәбияты” исеме белән дөнья күрделәр. Аны әзерләп бетергәч тә, басмага җибәрәсе җиңел генә булмады, каршы килүчеләр дә очрады. Шунда ярдәм кулын сузучылар арасында Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Чәүдәт кызы очравы белән мин бик бәхетле. Киң карашлы, тирән белемле тюркологның алга таба да китапларым чыгуда, Каюм Насыйри премиясен алуда өлеше чиксез булды. 37-1Зур рәхмәт һәркемгә”, - дип тәфсилләп аларның эшчәнлегенә тукталды, тормышындагы кайбер истәлекләрне сөйләп китте.

Люция Хәбибуллина соңгы вакытта үзе турында китап (мемуарлар) язу белән мәшгуль. Бергә эшләгән хезмәттәшләре, илдәге иҗтимагый тормыш та читтә калмаячак анда. Олы хөрмәткә ия ветеранга бу уй 90 яше тулган көннәрдә килә, һәм бу басманың соңгы бүлеге тәмамлану алдында. Элегрәк яза башласам, эчтәлеге тагын да яхшырак булыр иде, инде барысы да истә калмаган, диде ул.

Апаның эшләрендә, тормышында уңышлар теләп, хөрмәтләп каршы алуларына рәхмәт белдереп кунаклар юлга кузгалдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836