Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор победил на выборах главы Тюменской области. Төмән өлкә губернаторын сайлауларында “Бердәм Россия” партиясеннән Александр Моор җиңде. Аның өчен Төмән өлкәсе, Ямал һәм Юграда яшәүче 816253 (65,86%) кеше тавыш биргән. Өлкә сайлау комиссиясе рәисе Игорь Халин әйтүенчә, икенче урында “ЛДПР” партиясеннән Артем Зайцев (12,99%), өченче урында КПРФ партиясеннән Иван Левченко (12,83%) һәм дүртенче урында “Гадел Россия”дән Владимир Пискайкин (5,77%). Сайлау кампаниясе тыныч, илтифатлы үтте. Өлкә башлыгы алдында Россия Президенты Владимир Путинның май аенда кабул иткән указында билгеләнгән җитди бурычлар тора. Аларны дөньяга ашырыр өчен милли проектлар төзелә. Моннан башка өлкәдә төрле социаль яктан мөһим проект һәм программалар гамәлгә ашырыла, аларны дәвам иттерергә һәм уңышлы төгәлләргә кирәк булачак”, - дип әйтә губернатор вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моор.

* * *

Тюменские предприятия АПК примут межрегиональный студенческий сельскохозяйственный отряд “Северного Зауралья”. Төмән дәүләт аграр университетының 2018 елда старт алган яңа проектында яшьләрдә авыл хуҗалыгы һөнәрләренә кызыксыну уяту максаты куелган. Төп идеясе – регионара авыл хуҗалыгы студентлар отряды булдырып, алар авыл җирендәге зур оешмаларга 3 айга эшкә урнаша алачаклар. Шул ук вакытта авылда яшәп, авыл тормышына өйрәнергә тиешләр. Кураторлар отрядларга чит регионнардагы югары уку йортлары студентларын да катнаштырачаклар. Укуны тәмамлагач, студентлар югары технологияле, заманча оешмаларда эшләячәкләр. Тырыш студентлар идарә итү резервларына кертеләчәкләр.

* * *

Тюменский нейрохирург побывал на конгрессе в Бразилии. 5-9 сентябрьдә нейрохирургия буенча Порту-Алегри шәһәрендә узган 32нче Бразилия конгрессында Төмән шәһәренең федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы Альберт Суфианов та катнашты. Ул “Эпилепсияне эндоскопик дәвалау” һәм “Баш мие шешен эндоскопик дәвалау” темалары буенча лекция сөйләде. Шуны әйтергә кирәк, Көньяк Америка табиблары Төмән федераль нейрохирургия үзәге белән медицина ярдәмен яхшырту максатыннан инде берничә ел тәҗрибәләр белән уртаклашып хезмәттәшлек итәләр.

* * *

Тюменские школьники в робототехнике – сильнейшие в мире. “Робототехника” фәне буенча өлкә физика-математика мәктәбе Россия өчен көчле команда әзерләде. Бу көннәрдә Филиппин Республикасында робототехника буенча бөтендөнья олимпиадасы үтте. Азык-төлек куркынычсызлыгы, туклану сыйфатын яхшырту темаларына багышланган ярышлар нәтиҗәсе буенча төмәнлеләр 3 урын алып, дөнья буенча җиңүчеләр өчлегенә керделәр. Хәзер инде балалар ноябрь аенда Таиландта узачак бөтендөнья робототехника буенча халыкара олимпиадасында катнашачаклар.

* * *

Началась подготовка к Тотальному диктанту – 2019. Гадәткә кергән тотымлы диктант язу 2019 елның 13 апрелендә үткәреләчәк. Шул сәбәпле рус теленнән белемнәрен яхшыртырга ярдәм итәчәк Никогда не пиши “ни когда”» дип аталган онлайн-курслар эшләп башлады. Шулай ук орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен онлайн-мәктәп курсларында искә төшерергә була. Тиздән “Тотымлы диктант башкаласы “ исеменә дәгъвә итүчеләрдән гаризалар кабул ителә башланачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836