#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Яңарыш”ның туган көне уңаеннан

последние и лучшие новости искусства в мире

37-13Редакциядә ”Әдәби Төмән” иҗат түгәрәгенең утырышы булып үтте. Әлеге чарада Тубыл, Төмән шәһәрләре һәм районнардагы татар авылларыннан “Яңарыш” газетасын 29 еллыгы белән котларга махсус килгән кунаклар да катнаштылар. Аларны сәламләп газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова һәркемгә рәхмәтләрен белдерде һәм бу көннәрдә дөнья күргән яңа китаплар белән таныштырды. Соңгы вакытта почта хезмәткәрләренең үз вазифаларына салкын караулары аркасында газетага язылучылар саны кими баруы, бу хәлне булдырмас өчен редакция хезмәткәрләренең үзәк почта һәм почта бүлекләренә шалтыратып, хатлар язып әлеге килеп чыккан проблемаларны чишүләре турында сөйләде.

37-12Аннары сүз газетаның 30 еллыгына лаеклы рәвештә әзерләнү турында барды. Кунаклар тәкъдим-киңәшләрен генә әйтеп калмыйча, хөрмәт белән беренче баш мөхәррир Азат Сәгыйтовны, аның белән ничек газетаның 5, 10 еллыгын бәйрәм иткәннәрен искә төшерделәр. Иҗат осталары үзләренең яңа шигырьләрен укып ишеттерделәр. Чара барышында “Әдәби Төмән” түгәрәге рәисе Сәгыйть Сагитов газетаның актив хәбәрчебез Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга Россия журналистлар союзы таныклыгын тапшырды. Аннары котлаулар, күңелле сөйләшүләр, фикер алышулар бәйрәм табыны артында дәвам итте. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасы битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836