tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Сентябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Якташ шагыйрь - Шәүкәт Гаделша

последние и лучшие новости искусства в мире

37-1Шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) туган телне һәм әдәбиятны саклау эшенә, яшьләрне эстетик һәм патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Шагыйрь Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында 1949 елның 16 сентябрендә туа. Бабасы Гишам Сибгатулла улы Сибгатуллин (1877-1937) – дүртенче буындагы мулла, 1912 елны Казан губернасы Тәтеш өязеннән Тубыл губернасының Түбән Тәүде өязе, Яңа Болгар авылына күченеп килә. Яңа Болгар авылында мулла вазифасын үти, күн остаханәсе белән идарә итә, атлар, сарык һәм башка терлек көтүләрен тота, яхшы йорты була. Кулак дип репрессияләнә һәм атыла.

1989 елда реабилитацияләнә. Реабилитация чорында репрессиялеләрнең оныкларының берсе - Хатыйф Шәмсетдинов үз акчасына Киндерледә парк ача, анда политик репрессия корбаннары истәлегенә багышланган һәйкәл утыртыла. Һәйкәлдә Киндерле авылының барлык репрессияләнүчеләренең исемнәре язылган, шул исәптә шагыйрьнең бабасы да бар.

Шагыйрьнең әтисе Гаделша Гишам улы (1918-1987) – Бөек Ватан сугышында катнашкан, санитар, немец теленнән тәрҗемәче булып хезмәт итә. Ул сугышчан казанышлары өчен II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены” һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышыннан соң рус-япон сугышына җибәрелә. 1948 елны туган якка кайткач, Киндерледә төпләнә. Көтүче, фермада каравылчы булып эшли. Гарәп, немец, чуваш, татар, рус телләрен яхшы белгән. Белем һәм һөнәр алырга омтыла, әмма репрессияле мулланың баласы буларак, киртәләргә очрый. Шуңа күрә белем һәм һөнәр ала алмый.

Шагыйрьнең әнисе – Фәрхия Алим кызы (1924-2009) – ятимә, инвалид, хуҗабикә була. Шагыйрьнең 4 энесе – Әүһәт (1951-2006), Сәетгали (1955), Нурислам (1959-2008), Илгизәр (1964-2008), бер сеңлесе – Гөлҗиһан (1961) тәрбияләнәләр. Бүгенге көндә энесе Сәетгали Яркәү районы, Сәет авылында, сеңлесе Гөлҗиһан Новосибирск өлкәсе, Венгеровск районы, Вознесенка авылында яшиләр.

Шагыйрьнең балачагы авыр шартларда уза. Гаилә бер бүлмәле йортта ярлы яши. Шагыйрьнең истәлекләре буенча, беренче сыйныфка укырга керер алдыннан мәктәпкә яланаяк бармас өчен җәй буена чүплекләрдән үзенә аяк киеме эзли. Нәтиҗәдә, мәктәпкә ике төстә һәм үлчәмдә, үзе ямаган сандалларда бара. Беренче сыйныфта укыганында җылы киемнәре булмау сәбәпле, еш мәктәптә дәресләрне калдыра. Шуңа күрә аны укырга икенче елга калдыралар. Аңа мәктәпкә еш яланаяк йөрергә туры килә. Яхшы укый, кайбер фәннәрдән “5” билгеләренә өлгерә. Ул балачактан белемгә омтыла, озак итеп китап укырга ярата. Өйдә шәмне күп яндырмас өчен ай яктысында укый. Математикага сәләте иртән ачыла. Мәктәп программасындагы һәм өстәмә мәсьәләләрне җиңел эшли. Математикадан консультациягә югары сыйныфлар укучылары, кайчак укытучылар да мөрәҗәгать итә. Ул һәрчак ярдәмчел, дустанә була, һичкайчан кире какмый. Йортлары гел математика белән шөгыльләнүче балалар белән тула.

Шәүкәт Гаделша беренче шигырен 12 яшендә яза. Беренче басма эшләре – “Яшь ленинчы” газетасында бастырылган мәкаләләре.

1965 елны 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ялуторның 7нче авыл һөнәри-техник училищесына электрмонтер һөнәренә укырга керә. Аннары Түбән Тәүде районында колхозга эшкә урнаша. 60 нчы еллар азагында Ямал ярымутравына Салехард шәһәренә китә. Анда балык-консерва комбинатында электрмонтер вазифасын башкара.

Шагыйрьнең беренче шигырьләре 1969 елда “Татарстан яшьләре” газетасында бастырыла. 1969-1971 елларда Салехард шәһәрендә “Северное сияние” яшь рус язучылар берләшмәсе эшендә актив катнаша.

1970 елны М.Горький исемендәге әдәбият институты уздырган конкурста җиңүче була. Аңа институтка имтихансыз укырга керергә тәкъдим ясыйлар. Әмма шагыйрь моның белән файдалана алмый, чөнки шушы вакытта тулы урта белеме булмый.

1971 елны Шәүкәт Гаделша Татарстанга КамАЗ төзелешенә килә һәм бер ел эчендә эшче яшьләр кичке мәктәбендә укып, 9-10 сыйныфларны тәмамлый. Яр Чаллы шәһәрендә Мөдәррис Әгъләмов, Равил Фәйзуллин һәм башка татар язучылары, шагыйрьләр белән таныша. “Ләйсән” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы була.

1973 елны Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе шагыйрьне Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга җибәрә. Укыган елларында Газинур Морат, Мөхәммәт Мәһдиев, Галимҗан Гыйльманов, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Хәйдәр Гайнетдинов, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдуллин һәм башка язучылар, шагыйрьләр, публицистлар белән таныша. Бу чорда Казанга һәр килгән вакытында Шәүкәт Гаделша белән очрашкан себер татарлары әдәбиятына нигез салучы, Төмән өлкәсенең беренче шагыйре Булат Сөләйманов белән аралаша.

1977 елны шагыйрь туган ягына кайта. “Новоникольский” совхозында баш энергетик, партия оешмасы секретаре булып эшли. Киндерледә яшь белгеч инженерлар да авырлык белән чишкән схемаларга карап, яңа элеваторларны, АВМ ны (агрегаты витаминизированной муки) эшләтә.

1981 елны Шәүкәт Гаделша яңадан Казанга килеп, “Агитатор блокноты”нда әдәби хезмәткәр булып эшли. 1982 елны улы туа, университетны тәмамлый. Үзенең таланты, һөнәри осталыгы, югары эшкә сәләтлелеге, оештыру сыйфатын 1998 елны ачкан “Арекс” исемле электр монтаж предприятиесендә уңышлы куллана. Татарстанда ул гражданлык һәм промышленность төзелешен электрлаштыру буенча иң яхшы белгечләрнең берсе.

Шәүкәт Гаделшаны грамоталы белгеч, талантлы шагыйрь гына түгел, ә гадел, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше буларак беләләр. Ул дусларына, коллегаларына, авылдашларына һәрчак булышырга әзер. Хәйрия эше белән шөгыльләнә: мәчетләргә, газета-журналларга ярдәм итә. Гомере буе җәмәгать эшләрен башкара. Төрле әдәби оешмалардан башка, 1971 елдан - КПСС, 1988 елдан – төзелеш һәм төзелеш материаллары промышленносте хезмәтчәннәре профсоюзы әгъзасы була. 1995 елны Татарстан Республикасының Вахитов район халык депутатлары советына кандидат итеп җибәрелә. 2001 елдан Бөтенроссия автомобилистлар, 16 яшеннән төрле сунар-балык тоту, 2004 елдан Татарстан Республикасының “Динамо” сунар-балык тоту оешмалары әгъзасы була.

2009 елда тынгысыз Шәүкәт Гаделша инсульт кичерә. Иң авыр вакытында дуслары мораль яктан ярдәм күрсәтәләр.Бүгенге көндә сәламәтлеге стабиль, илһамланып, яңа тойгылар, эмоцияләр белән шигырьләр яза.

Хәзерге вакытта шагыйрьнең иҗатын мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнәләр. Аның иҗаты һәм биографиясе турында мәгълүматлар әсбапларга, энциклопедияләргә, белешмәләргә, мәгариф программаларына кертелгән. Аның иҗаты лингвист һәм әдәбият белгечләрен җәлеп итә. Әсәрләренең теле өйрәнелә, аның иҗаты өчен хас булган сүз куллану закончалыклары, төп темалар һәм мотивлар билгеләнә. Иҗаты буенча ике кандидатлык һәм бер докторлык диссертацияләре якланган.

Хәзерге вакытта шагыйрь Казанда яши. Актив рәвештә шигырьләр яза, алар “Яңарыш” газетасында да дөнья күрәләр. Төмәндә Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Шәүкәт Гадельша – певец родной земли, гордость татарского народа. Жизнь замечательных людей” (Күренекле шәхесләр) исемле китап бастырыла.

Төмән дәүләт университетының филология фәннәре докторы,
профессор Хәнисә АЛИШИНА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836