Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдереп

последние и лучшие новости искусства в мире

37-14“Хәтер вакыттан көчлерәк” 7 нче бөтенроссия акциясенә быел Төмән өлкәсе дә кушылып, Тубыл һәм Төмән шәһәрләренең татар мәдәният үзәкләрендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары өчен күңелле бәйрәм оештырылды. Ул 16 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә башланды. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең концертлар залы кунаклар белән тулы булды. Аларны биредә мул сыйлы табыннар көтә иде. Әлеге проектның авторы - РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовның "iPro" продюсерлык үзәге. Ә өлкәдә акция “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы рәисе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов тырышлыгы һәм Төмән шәһәр сугыш һәм тыл ветераннары советы оешмасы, актив җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылды.

Проектның үзенчәлекле ягы дип Мәскәү – Ялта – Санкт-Петербург – Көньяк Сахалин – Төмән – Тубыл шәһәрләре арасында булдырылган телекүпер санала. Чөнки аның ярдәмендә ветераннар башка шәһәрләрдә яшәүче полкташлары белән күрешеп, аралаша алалар.

Акция кысаларында, ветераннарны тәбрикләп, тәмле ризыклар белән сыйладылар, бүләкләр тапшырдылар. Кәефләрен күтәреп үзәк артистлары матур җырлар, биюләр башкардылар. Өлкәннәребез үзләре дә сынатмадылар, үзара аралашып, хәтер йомгакларын сүттеләр, җырлар җырлап, вальс биеп күңел ачтылар. Оештыручылар сүзенчә, әлеге чараны елына ике мәртәбә үткәрү планлаштырыла. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума