Материалы

Тренер талантының бәясе

последние и лучшие новости искусства в мире

37-2Поселок спортзалындагы көрәшчеләрне сәламләп, титуллы спортчы балачагында да грек-рим көрәше белән шөгыльләнүне сынап каравын билгеләп үтте. Ә менә бокска мәхәббәт аны чемпионлыкка 10 яшьтән алып барган тренеры Василий Вольф ярдәмендә уяна. Төньяктагы Түбәнвартада боксчы Макаренко күнегүләрне хәтта минус 50 градуста да калдырмаган, укудан азат ителгән көннәр залда шөгыльләнергә сәбәп кенә булган.

Индрәйдә дә яхшы тренерның бәясен беләләр, бу спорткомлекста чемпион тәрбияләнә. Узган ел Айдар Шәмсетдинов грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә җиңүче булды. Поселокта егет белән горурланалар, спортка язылган балалар аңа охшарга телиләр.

- Айдарны көрәшкә абыйсы алып килде, ул чакта аңа алты яшь иде. Шунда ук аның җитезлеге белән башкалардан аерылып торганын күреп алдым. Тренер интуициясе сынатмады, ул бик сак булган абыйсын тиз узып китте. Миңа Айдар ошый, аның спортта кирәкле үҗәтлеге бар. Көндәшең - синең төп дошманың, аны җиңәргә кирәк. Яшереп тору гөнаһ булыр, минем дә шулай булды. Ә Айдар, киресенчә, көрәш нәтиҗәсе нинди генә булмасын, көндәшенә һәрвакыт мәрхәмәтле. Яхшы егет, - дип тренеры Тимур Сәгыйтуллин талантлы тәрбияләнүчене бераз моңсуланып мактый.

Моңсулык нигезле, әлбәттә: перспективалы спортчыны җибәрәсе килми, тик яңа дәрәҗәгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм итеп, үз яныңда калдыру да - җинаять саналыр иде. Бөтен тәкъдимнәрне өйрәнеп (егетне башкаладагы карьерасын дәвам итәргә чакырганнар һәм алай гына түгел), тренер тәрбияләнүчене яхшы бәяләмәгә ия булган Мәскәү өлкәсенең олимпия резервы училищесына җибәрергә карар кыла.

Быел Индрәйдә яшәүче уналты яшьлек яшүсмерне Химкида тулы пансионга кабул итәләр: барлык кием, туклану, җыемнар, ярышлар дәүләт хисабына һәм стипендияләр дә уртача Төмән хезмәт хакыннан аз гына кимрәк. Иң күңелле бонус – Айдар автомат рәвештә ил җыелма командасына кертелгән. Тимур Рифхәт улы егет өчен борчылуын, көн саен шалтыратуын, ярышларга бару – аңа ярдәм итү мөмкинлеген эзләвен әйтте.

Индрәй бистәсендә көрәш белән барлык малайлар да диярлек мавыга. Әти-әнисе урамда тиккә йөрмәсеннәр өчен улларын Сәгыйтуллинга алып киләләр. Җирле башлык Раил Хөснуллин зур горурлык белән сөйли: участковый аларга сирәк килә, яшүсмерләр арасында җинаятьчелек һәм алкоголизм юк дәрәҗәсендә.

Малайларны үз янында тоту сәләте, җиңүләргә мотивация бирүе өчен хөрмәт итәләр Сәгыйтуллинны. Сүз уңаеннан, поселокта башка массакүләм балалар спорт юнәлешләре юк. Сәгыйтуллинның хыялы - гимнаст кызларга да, көрәшчеләргә дә, хәтта фигураларын матурлау өчен фитнес төркемнәр оештырырга хыялланучы хатын-кызларга да урын табылачак спорт сараен төзү. Урынын да карап куйган инде - Индрәй үзәгендәге буш җир. Төзелеш эшләрен башлауны тренер үз өстенә алудан курыкмый, уңышлы тәҗрибәсе бар.

1997 елда, Төмән дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Тимур Индрәйгә кайта. Физкультура укытучысы өчен тиздән мәктәп спортзалы кысан була башлый, грек-рим көрәше буенча өлкә федерациясе теләктәшлеген алып хакимияткә китә - спортчылар өчен зал төзүләрен сорый. Әкренләп көрәш өчен келәмнәр, киемнәр табыла. 2007 елда ук Тимур Рифхәт улы «Батыр» спорт комплексы директоры итеп билгеләнә. Соңрак, янкорма ясагач, киенү-чишенү, тренажер һәм администрация бүлмәләре дә була. Бүген көрәшчеләр залны башка спорт төрләре белән бүлешәләр.

– Хәзер бездә балалар спортын үстерү мөмкинлеге бар, поселок та моннан ун ел элек булганга караганда зуррак. Безгә Төмән өлкә Думасы депутатлары ярдәм итәләр, - дип ассызыклады Тимур Сәгыйтуллин. - Фоат Сәйфетдинов, Николай Токарчук һәм Евгений Макаренконың даими кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоябыз.

Индрәйнең үсеше турында сөйләгәндә, грек-рим көрәше буенча тренер-укытучы депутатлык эшен дә башларга уйлавын белдерә. Авыл хакимияте Думасына сайлауларда катнашуын хәбәр итә. Җиңгән очракта урам утлары, мәктәп һәм клубны капиталь ремонтлау, күлне чистарту һәм, әлбәттә, спорт сараен төзү эшенә керешергә планлаштыра.

Өлкә депутатлары хезмәт нәтиҗәләрен күреп, Тимур Рифхәт улына ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Яшь көрәшчеләр белән очрашуда бокс буенча дөнья чемпионы, Төмән өлкә Думасы депутаты, «Балалар спорты» партия проекты координаторы Евгений Макаренко тренерга һәм балаларга көрәшчеләр өчен яңа кием белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде. Тренер яңа чемпионнар үстерергә ышандырды.

Алсу ХӘЙРЕТДИНОВА. («Тюменские известия»).
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума