#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тобольске продолжается большая стройка. Бүгенге көндә Тубыл районы, Маслова авылыннан ерак түгел төзелеп торучы аэропорт мәйданында якынча 1500 кеше эшли, 500ләгән техника кулланылышка кертелгән. Аэропортка юл салынган, кирәкле җиһазлар булдырылган. Проектчылар аэровокзал проектын эшкәртәләр. Төзү эшләре өчен биредә махсус ике бетон заводы төзелгән, тиздән өченчесе эшли башлаячак. Бу көннәрдә эшчеләр 45 метр киңлектәге һәм 2,4 чакрым озынлыкта булган очып китү-утыру полосасын төзү эшләре белән мәшгуль. Аэропортны киләсе ел ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Билгеле булганча, әлеге проектны СИБУР оешмасы инвестицияли.

* * *

Тюменская область бьет рекорды по урожайности капусты. Бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыруның иң кызган чагы. Тулаем җыем 150 мең тоннадан артып китте. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 58 мең гектар мәйданны җыеп алдылар. Аграрийлар ачык грунт яшелчәләре турында да онытмыйлар. Төбәктә кәбестә, чөгендер һәм кишер 81 гектарда җыелды. Предприятиеләр 3400 тонна яшелчә җыеп алдылар һәм үз уңышларының чиреген саттылар инде. Быел барлык рекордларны кәбестә суга: аның уңышы гектардан 499 центнерга җитте. Өлкәнең өч районы 211 гектар мәйданда 6700 тонна бәрәңге ала. Абатск, Төмән һәм Исәт районнарында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көзге культуралар утыртуга керештеләр инде.

* * *

Школьные библиотеки региона пополнились новыми учебниками. Быел өлкә мәктәп китапханәләренә 415 мең дәреслек кайтты. Китап фонды даими рәвештә тулылана, чөнки статистика буенча төбәктә бер балага 18 дәреслек туры килә. Моннан тыш, китапханәнең теркәлгән кулланучылар саны ел саен арта бара. Укуга мәхәббәт күзаллауларын киңәйтеп кенә калмый, укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырырга һәм төрле конкурсларда призлы урыннар яуларга да ярдәм итә. Мәсәлән, узган уку елында Төмәннән ике укучы рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булды.

* * *

Тюменцев приглашают на выставку Веры Хайрутдиновой. 6-19 сентябрь көннәрендә Төмән шәһәренең И.Словцов исемендәге музей комплексында Вера Хәйретдинованың рәсем һәм фотографияләр күргәзмәсе эшләячәк. Биредә тамашачылар акварель һәм майлы рәсем сәнгате техникасында натюрмортлар һәм пейзажлар булдыручы полижанр рәссамының картиналары белән таныша алачаклар. Моннан тыш, Вера Хәйретдинова балалар өчен фоторәсемнәр һәм рәсем буенча мастер-класслар үткәрәчәк.

* * *

В Тюмени открылся уникальный завод по переработке картофеля. 5 сентябрь көнне узган «КРиММ” агрофирмасының бәрәңге эшкәртү заводын ачу тантанасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев катнашты.

30 мең тоннага исәпләнгән завод Упорово авылында, инвестицион проект кысаларында төзелгән, ул ташламалы инвестицион кредитлау механизмын кулланып гамәлгә ашырылган. Яңа завод берничә төр бәрәңге, шул исәптән вакуум төрү материалында бланшланган (кайнар пар белән эшкәртелгән), пастеризацияләнгән, шулай ук пешерелгән һәм яшелчә яки ит белән катнаш ит җитештерәчәк. Яңа производство ачылу нәтиҗәсендә 51 эш урыны булдырылган.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836